Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

180 делегат, 27 төбәк: «Идел»дә XXXVI Татар яшьләре көннәре узачак

26-30 август көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге кабаттан актив яшьләр белән тулачак. Биредә узачак XXXVI Татар яшьләре көннәрендә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 180 вәкил катнашып, милли кыйммәтләрне үстерү, туган телне өйрәнү һәм файдалы элемтәләр кору мәйданчыгына әйләнәчәк.

Быел 26-30 август көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре үз ишекләрен ачачак. Чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе чыгыш ясый.

Бу форум ел саен дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар яшьләрен берләштерүче уникаль мәйданчыкка әверелде. Аның төп максаты – Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында милли кыйммәтләрне популярлаштыру, туган телгә һәм халкыбыз тарихына карата кызыксыну уяту.

Быелгы чарада катнашу өчен Россиянең 27 төбәгеннән һәм күрше Казахстан Республикасыннан 180 актив яшь вәкиле җыелачак. 

Кунаклар өчен бай һәм төрле яклы программа әзерләнгән. Ул татар теле һәм тарихы дәресләреннән, тематик лекцияләрдән һәм кичке уен-көлкеләрдән торачак. Шулай ук делегатлар вокал, хореография, актерлык осталыгы һәм кул эшләре юнәлешләре буенча остаханәләрдә үз белемнәрен туплый һәм осталыкларын камилләштерә алачак.

Форум кысаларында сәясәт, мәдәният, журналистика, дин һәм спорт өлкәсенең танылган шәхесләре белән очрашулар да планлаштырылган. Лекцияләр, панель дискуссияләр һәм ирекле әңгәмәләр форматындагы чаралар яшьләргә үз идеяләрен белдерергә, спикерларга сораулар бирергә һәм төрле төбәкләрдән килгән фикердәшләре белән элемтәләр корарга мөмкинлек бирәчәк.

Чараның иң көтелгән мәлләренең берсе – традицион конкурслар. Һәр елны гадәттәгечә, «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы» һәм «Идел моңы» бәйгеләре узачак, анда иң сәләтле һәм иҗади яшьләр үз осталыкларын күрсәтәчәк, дип яза «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса