Әлмәттә Муса Җәлилне, көрәштәшләрен искә алдылар
Җәмгыять

Әлмәттә Муса Җәлилне, көрәштәшләрен искә алдылар

25 августта, Әлмәттә, каһарман шагыйрьнең һәйкәле янында Советлар Союзы герое, татар халкының бөек улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы узды.

"Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез каһарманлыгы илебездә яшәүче менә инде ничәнче буын кешеләрнең рухын ныгытып тора", — диде Гүзәл Хәбетдинова тантананы ачып. 

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр үз чыгышында шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы чорында язылган шигырьләренең күбесе әле һаман табылмаган булуын искә төшерде. 
 
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары чарада катнашучылар герой шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар.