Сыйфатка нигез – таләпләр үтәлүдә
Торак – коммуналь хуҗалык

Сыйфатка нигез – таләпләр үтәлүдә

Үткән атнада калабызда узган республика штабының күчмә утырышында әлеге тема бик җентекләп тикшерелде.

Әлмәт тискәре динамика күрсәтә

Утырыш барышында әлеге уңайдан идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә бәя бирелде, башкарылган чараларга йомгак ясалды, әлбәттә, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу мөмкинлеге дә тудырылды. Киңәшмәдә Әлмәт районындагы вәзгыятькә аерым игътибар бирелде. Татарстанның Торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин ЖКХ тармагындагы бик үк куанычлы булмаган статистиканы тәкъдим итте: агымдагы елның җиде аенда республика халкыннан шикаятьләр саны 40% ка диярлек арткан. Шул ук вакытта Әлмәт инде өченче ел рәттән тискәре динамика күрсәтә.
 

Идарәче компанияләргә һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга салынган штраф санкцияләре дәрәҗәсе буенча Әлмәт шулай ук «лидерлар» рәтендә. Әлеге күрсәткеч 6,36 миллион сумны тәшкил итә.

Александр Тыгин ассызыклаганча, районда йортлар белән идарә итүдә системалы проблемалар бар. Аерым алганда, биш күп фатирлы торак йорт әлегә кадәр идарә итү ысулын сайламаган, ә дистәләгән башка йорт турыдан-туры идарәдә яки ТСЖ/ЖСК карамагында. Мондый йортларда яшәүчеләр еш кына үз проблемалары белән ялгыз калалар, читтән ярдәм көтәргә мәҗбүр булалар.

 

Моннан тыш, кайбер җирле идарәче компанияләр инспекция күрсәтмәләрен системалы рәвештә игътибарсыз калдыралар. Торак инспекциясе башлыгы искәрткәнчә, әгәр идарәче компания ел дәвамында ике тапкыр күрсәтмәләрне үтәмәсә, йортлар аның лицензиясеннән чыгарылырга мөмкин, бу факт-та бизнесны югалту дигәнне аңлата. Мондый идарәче компанияләр районда алты.

Мисал итеп «Новация» идарәче компаниясенең эшчәнлеге китерелде. Белоглазов урамындагы 103 нче йортта яшәүчеләр өч ел дәвамында — 2023 елдан 2026 елга кадәр, аккан түбәгә ремонт ясауга ирешергә тырышып караганнар. Инспекторлар административ хокук бозулар турында җиде беркетмә төзегән, ә штрафларның гомуми суммасы 650 мең сумга кадәр җиткән.

 

«Новация» идарәче компаниясе тисәре нәтиҗәләр күрсәтә

«Хәтта эш судка кадәр барып җиткәч тә, компания штраф турындагы июнь карарына каршы килергә тырышып карады. Әмма август аенда Әлмәт шәһәр суды, җәмәгать судьясының карарын үзгәрешсез калдырып, халык ягына басты. Хәзер «Новация» гә кабат күрсәтмә бирелде: түбәне 1 сентябрьгә кадәр тәртипкә китерергә кирәк. Әгәр компания әлеге эшкә битараф булуын дәвам итсә, бу йортны аның лицензиясеннән чыгару мәсьәләсе кабыргасы белән куелачак. Хәер, моның өчен идарәчене алыштыру гына түгел, ә реаль ремонтка ирешү дә мөһим», – дип ассызыклады Александр Тыгин.

Торак инспекторлары хәбәр иткәнчә, «Новация» - җитди сораулары булган бердәнбер компания түгел. «ЖЭУ-3» идарәче компаниядә 12 үтәлмәгән күрсәтмә, «Беренче поселок» та - 3, «ЖЭУ-7», «Алсу» һәм «ЖЭУ-11» идарәче компанияләрдә исә икешәр.

 

Шуңа бәйле рәвештә кышка әзерлек аеруча борчу тудыра. 15 сентябрьгә кадәр барлык идарәче оешмалар әзерлек паспортларын алырга һәм ай ахырына кадәр аларны ЖКХ ГИС системасына кертергә тиеш. Киңәшмә вакытында Әлмәт районыннан системага әле бер генә документ та кертелмәгәне билгеле булды.

Җылыту сезоны барышындагы куркынычсызлык чараларына игътибар тиешле дәрәҗәдә булмавы да борчылырга мәҗбүр итә. Узган елны гына да челтәрләрдә 275 авария теркәлгән булган, өстәвенә 33 очракта төзәтмәләрне бетерүгә 12 сәгатьтән артык вакыт сарыф ителгән.

идарәче компанияләрнең эшен тикшерделәр

 

Район газ белән булган күңелсез хәлләр саны буенча да республикада өченче урында тора (25 очрак).

 

Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, халык еш кына җиһазларны үз белдеге белән алыштыра, бу барлык күршеләргә куркыныч тудыра.

Капиталь ремонтның сыйфаты да канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. А.Тыгин ремонтка якын килүне гомумән үзгәртергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, эшкә керешкәнче, башта мәҗбүри техник тикшерү үткәрергә кирәк — мәсәлән, подъезд эченә косметик ремонтка караганда беренче чиратта подвалда агып торган торбаларга ныграк игътибар итү зарур. Ул шулай ук биналарның подрядчылар килүгә әзерлеген катгый контрольдә тотарга өндәде: чорма һәм подваллар алдан ук чүп-чардан чистартылырга, ә законсыз янкормалар сүтелергә тиеш.

 

Баш инспектор капиталь ремонтны контрольдә тотуны үзгәртергә тәкъдим итте. Ул төзелеш контроле өчен җаваплы башкарма комитетларга һәм оешмаларга эшләрне этаплап кабул итүгә күчәргә кирәк дигән тәкъдим ясады. Хәзер һәр этапның нәтиҗәләре мәҗбүри рәвештә төбәк операторына һәм инспекциягә тапшырылырга тиеш. Бу җитешсезлекләрне оператив рәвештә ачыкларга һәм хаталарны төзәтү өчен объектның ахыргы тапшырылуын көтмәскә мөмкинлек бирәчәк.

Подъезд

  • Чыннан да, әлеге фикерләр һәм тәкъдимнәр эш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирер дип ышанып каласы килә. Һәрхәлдә, тиздән башланып китәчәк яңа җылыту сезоны моны ачык күрсәтәчәк.