Җәлилчеләрнең «Смерш» архивларында сакланучы, әле һаман милләткә кайтмаган тугыз дәфтәре барлыгын искә төшерделәр.
Каһарман-шагыйрьнең һәйкәле янында узган мәрасимне шәһәр хакимияте һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оештырды. Чарада район җитәкчелеге, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, мәгариф идарәсе начальнигының милли белем бирү буенча урынбасары, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина, язучылар, укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты. Тәрбиячеләр, балалар һәм ветераннар Җәлил шигырьләрен яттан сөйләде.

«Җәлилчә Ватанны яратуны, тугрылыкны онытмыйча киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Шагыйребез мәң-гелектә калсын өчен аның исемен йөрәгебез түрендә йөртик!» – диде чыгыш ясаучылар.
Равил Сабыр үз чыгышында Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чорында язылган шигырьләренең күбесе әле һаман табылмавын әйтте. Ким дигәндә утызлап шигыре һәм бер поэмасы халкыбызга кайтмаган. Ул әдәбият галиме Рафаэль Мостафинның тикшеренүләрен искә төшерде. Себер татары Казыйм Миршан кулына Муса Җәлилнең — ике, Әхмәт Симай, Абдулла Алиш, Габдулла Батталларның җиде дәфтәре килеп керә. Сугыштан соң алар Италиядәге совет илчелеге аша Мәскәүгә, «Смерш» архивларына җибәрелә. «Махсус хезмәтләр архивында бер документ та югалмый, ләкин анда беркемне дә кертмиләр. Алтын бәясеннән кыйбатрак бу тугыз дәфтәр татар халкына кайтыр дип ышанабыз!» – диде Равил Сабыр.

- Искә алу чарасында Миңзифа Әхмәтшина, Гүзәлия Галләмова, Рәфкать Шаһиев, Илүсә Нәбиуллина, Зөлфия Сираи-Муллаянова үзләренең көн кадагына суга торган шигырьләрен һәм Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Мәрасим каһарманнар хөрмәтенә бер минут тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.
