Даими тикшерүләр куркыныч авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә.
Әлмәтнең 36 меңнән артык кешесе үзәк район хастаханәсендә һәм 3 нче поликлиникада ел башыннан бирле диспансеризация узган. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Табиблар даими тикшерүләр куркыныч авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, дип искә төшерә.
- Тикшерүне җирле медицина учреждениеләренә беркетелгән 18 яшьтән өлкәнрәкләр уза ала. Моның өчен үзең белән паспорт һәм ОМС полисы алу да җитә. Табиблар симптомнарны көтмәскә һәм сәламәтлекне даими рәвештә «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында тикшерергә чакыра.