Бәрәңге алудан, яшелчә җыелудан калган чүп-чарны халык тагын контейнерларга чыгарып түгә башлады.
Җәй азагы. Авылларда һәм калабызның шәхси секторында яшәүчеләр бакчаларын, каралты-кураларын җыештырырга керештеләр.
Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә һәммәсендә дә диярлек бункер мәйданчыклары, контейнерлар урнаштырылган. Моннан тыш авылларга махсус чүп ташу машиналары беркетелгән. Алар график буенча билгеле бер вакытта килеп, чүпне җыеп китәләр. Әлбәттә, торак пунктлардан чүп җыю шома гына бармый. Төрле хәлләр булгалый. Сәбәбе - чүп машиналарының өлгермәвендә, техника ватылуда һәм башкаларда.
Элек авыл халкы бәрәңге сабагын яндыра иде, хәзер ул тыелган.
Шуңа күрә дә аны чүп машинасына төяргә дип алып чыга кешеләр. Шунда чүп машинасы шоферы сабакларны алып китмәячәген әйтә. Ул хаклы. Куакларның һәм сабакларның каты коммуналь калдык булмаганлыгы турында оныта шул халык. Аларны чокыр казып күмәргә кирәк. Бу турыда экологлар кисәтү ясап торсалар да, кешеләр моны кабул итә алмыйлар, ел да шулай ташый бирәләр.
Ботакларны, сабак-яфракларны һәм башка үсемлек калдыкларын каты коммуналь калдыклар контейнерларына яки контейнер мәйданчыгы янындагы җиргә өеп кую – административ хокук бозу. Гамәлдәге законнар буенча, гражданнар өчен бу 2000 сумлык штраф белән яный.
Үләнне утильләштерүнең иң нәтиҗәле ысулы – мульча яки компост ясау. Бу гади, куркынычсыз һәм күп чыгымнар таләп итми. Тагын бер ысул – үсемлек калдыкларын яндыру, ләкин болай эшләгәндә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәү зарур.

Үләнне яндырыр алдыннан урын әзерләргә кирәк
Үләнне яндыру өчен ким дигәндә 30 сантиметр тирәнлектәге һәм диаметры 1 метрдан артмаган чокырда махсус урын булдырырга кирәк. Ут тирәсендәге территория киңлеге 40 сантиметрдан ким булмаган янгынга каршы полоса белән аерып алынырга тиеш. 1 кубометрдан артмаган каты нигезле янмый торган материаллардан ясалган савыт (бочка) кулланырга мөмкин. Чокырдан яки тимер савыттан корылмаларга кадәр ара 7,5 метрдан да ким булмаска тиеш, янәшәдә тиз янучан материаллар, чүп-чар, коры үлән булырга тиеш түгел. Сез теләсә кайсы вакытта контейнерны яки чокырны яба алырга тиеш, ә янәшәдә гади янгын сүндерү чаралары булу мәҗбүри.
Әмма учак ягар алдыннан Гадәттән тыш хәлләр
министрлыгы яки җирле хакимият сайтларында агымдагы статусны тикшерегез. Исегездә тотыгыз: үсемлек калдыкларын һәм чүп-чарны яндыру Россия Федерациясенең бөтен субъекты дәрәҗәсендә дә, конкрет муниципалитет чикләрендә дә кертелә торган махсус янгынга каршы режимнарның гамәлдәге чикләүләре булганда катгый тыела.
- Резеда Исмәгыйлева