Кызны хастаханәгә озаталар.
Әлмәттә Жуковский урамындагы 5 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Шевроле Авео йөртүчесе, Радищев урамы ягыннан Толстой ягына хәрәкәт иткәндә, машина юлын кисеп чыккан 9 яшьлек велосипедистканы бәрдергән.
- Кыз җәрәхәтләр ала һәм травматология бүлегенә госпитализацияләнә.