Инициатива ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан булдырылган.
Әлмәттә авыр хәлдә гаиләләрдән 250 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырылды. Бу хакта башлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе хатын-кызлар берлеге, социаль яклау фонды һәм җирле администрация ярдәме белән узды.
2007 елда Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлаган бу традиция эшмәкәрләрне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерүне дәвам итә. Быел ярдәм йөзгә якын яшь әлмәтлегә — беренче сыйныф укучыларына, өлкән сыйныф укучыларына да күрсәтелде.