Һәр көнне нинди дә булса бер яңалык ишетергә күнектек инде.
Көзнең беренче көне мәктәпләрдә укулар башлануы белән генә түгел, быел ул россиялеләрнең финансларына, эшенә, түләүләренә һәм хәтта телефон номерларына кагылышлы яңа кагыйдәләрнең гамәлгә керүе белән истә калачак.
Ипотека каникуллары
1 сентябрьдән икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләр ипотека каникулларына дәгъва итә алачаклар. Ипотека каникуллары бирү өчен торакның даими яшәү өчен бердәнбер яраклы булуы шарт. Кредит күләме 15 миллион сумнан артмаска тиеш. Ташлама һәр кредит шартнамәсе буенча бер мәртәбә бирелә. Керем кимүне раслау таләп ителми. Каникуллар бала яшь ярымга (яисә уллыкка алу датасыннан 18 айга) җиткәнчегә кадәрге чорга бирелә.
Цифрлы сумнарны файдалану мөмкинлеге
Иң эре банклар клиентларга цифрлы сумнардан файдалану мөмкинлеге бирергә тиеш: счетлар ачарга, күчерүләр ясарга, сатып алулар өчен түләргә. Еллык кереме 120 миллион сумнан артык булган сәүдә компанияләре шулай ук цифрлы сумнарда түләүне кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.
Гади гражданнарга цифрлы сумга күчү мәҗбүри түгел. Ул гадәти акча һәм банк счетындагы акча белән беррәттән кулланыла ала. Шул ук вакытта кибетләрдә универсаль QR-код системасы киңәячәк. Сатып алучы бер кодны сканерлап, кайсы банк яки түләү сервисы аша түләргә икәнен сайлый.
Криптовалютаны легальләштерү
Сәүдә биржаларда узачак, активларны цифрлы депозитарийлар саклаячак, ә крипта алмаштыручылар рәсми статус алачак. Базарның күпчелек катнашучылары өчен криптовалюта бары тик инвестиция коралы булып калачак — аның тарафыннан түләүләр тыелган.
Электрон ташу документлары
1 сентябрьдән электрон формат йөк ташуны рәсмиләштергәндә төп форматка әверелә. Кәгазь документларны кулланган өчен штрафларны 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә кертәчәкләр.

Өстәмә эш лимитын арттыру
Өстәмә эш вакытының еллык лимиты 120 сәгатьтән 240 сәгатькә кадәр артачак. Ләкин яңа лимитны куллануның шартлары бар: арттыру мөмкинлеге күмәк шартнамәдә яки тармак килешүендә беркетелергә тиеш. Өч яшькә кадәр баласы булган хатын-кызларны эшкә алганда сынау срогы билгеләү тыела. Гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән һәм шуның аркасында яшәү шартлары бозылган хезмәткәрләргә дә өстәмә ял алу мөмкинлеге биреләчәк.
Мәктәптә укучылар өчен үзгәрешләр
Җәмгыять белемен хәзер 9 нчы сыйныфтан гына укый башлаячаклар. 5-8 нче сыйныфлар программасыннан бу предмет чыгарылган. 9 нчы сыйныфта җәмгыять белемен атнага бер сәгать өйрәнәчәкләр, 10 нчы сыйныфта атнага ике сәгать, 2027 елдан 11 нче сыйныфта бер сәгать укыту каралган.
Балаларны автобусларда йөртүнең яңа тәртибе
Яңа тәртип буенча балаларны йөртүче автобус белән «D» категорияле таныклыгы булган һәм кимендә бер еллык эш стажына ия йөртүчеләр генә идарә итә алачак. Шулай ук алар рейс алдыннан тиешле инструктаж узарга тиеш. Балаларны төнге вакытта — 23:00 дән 06:00 сәгатькә кадәр — бары тик аерым очракларда гына йөртергә рөхсәт ителәчәк. Мәсәлән, вокзалларга яки аэропортларга барганда, юлда көтелмәгән тоткарлыклар килеп чыкканда яисә хакимият органнары карары буенча.
Студент гаиләләренә кагылышлы яңалык
Балалы студентларга һәм студент гаиләләренә тулай торактагы аерым бүлмәләрне алу мөмкинлеге артачак. Югары уку йортлары гаилә тибындагы бүлмәләр турындагы мәгълүматны рәсми сайтларында урнаштырырга тиеш булачаклар.

Мобиль элемтә
Башка төбәккә күченүчеләр өчен телефон номерын саклап калу мөмкинлеге арта. Операторны алыштырганда номерны башка төбәккә дә күчерергә мөмкин булачак. Әйтик, Россия каласыннан Әлмәткә күченгән кеше үз номерын саклап, яңа төбәк тарифларына күчә алачак.
Өлкән яшьтәге гражданнарга өстәмәләр
1 сентябрьдә Россиядә 80 яшь тулган яки I группа инвалидлык бирелгән барлык өлкән яшьтәге гражданнарга иминият пен-сиясенә билгеләнгән түләү ике тапкырга артачак. Нәтиҗәдә өстәмә күләм 9584,69 сумнан
19 169,38 сумга кадәр арта. Икеләтә түләү алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә яки нинди дә булса гариза бирергә кирәкми: яңадан санау автомат режимда башкарыла.
- Резеда Исмәгыйлева әзерләде