Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы иң көчле чара. Ул тамак авырту, томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара.
Сарымсакның биологик актив матдәләре тиз тәэсир итүчән. Шул ук вакытта әлеге яшелчә организмда үзенең файдалы үзлекләрен озак вакытка кадәр саклый ала.
- Иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны дару кебек, көненә өч тырнак кулланалар. Кабул итү вакыты чикләнмәгән. Иртән, көндез, кичен дә ярый. Дару төймәсе кебек бер тырнак сарымсакны су белән йотып җибәрәләр. Сарымсакны чәйнәргә дә була, ул авыз куышлыгы һәм казналар өчен дә файдалы.
Организмга кергән инфекция үз юлында шып итеп туктап кала.
Әгәр моңарчы сарымсак ашамаган булсагыз, аны рационга әз-әзләп кертегез. Әйтик, чөгендер һәм кишер салатын сарымсак белән ясагыз. Чөнки әлеге яшелчәләр шулай ук иммунитетны ныгыта.

Әгәр инде салкын тидергән булсагыз, сарымсак шулай ук кыйммәтле даруларны алыштыра ала. Ул авыруның вакытын кыс-карта һәм терелү процессын тизләтә. Авыру кеше янына вакланган сарымсак куегыз. Аның пары авыруга гына түгел, гаиләнең башка әгъзаларына да файдалы.
Салкын тиюнең һәр чорында сарымсаклы дәвалануны туктатмагыз. Вакланган сарымсакны кефир яки простоквашага да кушып эчәргә була. Әлеге состав шулай ук эчәк флорасын чистарта.