Табиблар барлыгы 53 операция үткәргән.
Узган атнада Әлмәттә ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 1135 тапкыр чыккан. Табиблар меңнән кешегә ярдәм күрсәткән. Мондый статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте игълан итте.
Кабул итү бүлекләренә төрле шикаятьләр белән 391 кеше мөрәҗәгать иткән, 77 баланы стационарга озатканнар. Табиблар барлыгы 53 операция уздырган, аларның күп өлеше офтальмологиягә туры килгән. 725 кеше травмпунктка мөрәҗәгать иткән.
- Ашыгыч чакырулар арасында 26 инсульт һәм алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.