Татарстанда «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман массивларын янгын куркынычыннан саклау буенча 2026 елгы план тулысынча үтәлде. Республика белгечләре меңләгән километрлы сак полосалары һәм юллар төзеп, урманнарның экологик иминлеген яңа баскычка күтәрде.
- Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында башкарылган эшләргә йомгак ясады. Быел урманчылар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан зур күләмдәге инфраструктура объектларын сафка керткән.
Атап әйткәндә, 2026 елда 2395,2 километр озынлыктагы яңа минеральләштерелгән полосалар ясалган, ә гамәлдәге 4806,9 километрлы сак полосалары төзекләндерелгән. Урманга керү юлларына килгәндә, 111,3 км яңа юл салынган һәм 426,5 км иске юл ремонтланган. Шулай ук урманнарга 794 махсус мәгълүмати стенд һәм кисәтү билгеләре куелган, ә халыкның ял итүе өчен 225 уңайлы урын әзерләнгән.
Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, бу чаралар комплекслы характерга ия. «Аларның төп максаты — урман байлыкларын саклау, янгын чыгуның алдын алу һәм утны уңышлы сүндерү өчен уңай шартлар тудыру. Инфраструктураны системалы рәвештә яңартып тору һәм халыкка куркынычсызлык кагыйдәләрен вакытында җиткерү безгә гадәттән тыш хәлләрне кисәтергә мөмкинлек бирә», — дип ассызыклады министр.
Татар-информ