Музейлар – халык, милләт хәтере генә түгел, килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да.
- Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны «җанлы тарих» дип тә атыйлар.
Балаларны туган илебезне сөюче чын гражданнар итеп тәрбияләүдә музейларның булган мөмкинлекләре искиткеч зур. «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге каршында эшләп килүче музей эшчәнлеге белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Әлеге музей соңгы елларда чын мәгънәсендә патриотик тәрбия учагына әверелде.
Якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын, фидакарь хезмәтен чагылдырган экспозицияләрнең яңа экспонатлар белән тулылана баруы да зур тарихи вакыйга буларак кабул ителә.

«Хәрби туганлык» оешмасы әгъзасы Александр Тимошкин Волгоград өлкәсендә эзләнү экспедициясендә катнашканнан соң, әлеге чара вакытында табылган Бөек Ватан сугышы артефактларын оешма музеена китереп тапшырды. Элегрәк ул өлкән улы һәм аның иптәше белән бергә Городищенск районында узган эзләнү вахтасында да катнашкан иде.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, Александр катнашкан эзләнү отрядлары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 60 тан артык совет сугышчысының калдыкларын күтәргән. Шулай ук эзләнүчеләр легендар Т-34 танкы корпусының калдыкларын да тапканнар.
– Барлык табылган калдыклар хәрби хөрмәт белән күмеләчәк. Оешмабыз музеена тапшырылган предметларның сугыш елларында халыкның батырлыгы турында сөйләүче экспонатлар арасында үз урынын алуы да үзенә күрә зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә эшчәнлекне алга таба да дәвам иттерәчәкбез, – дип ассызыклады Александр Тимошкин.