Идарәче компаниягә хокук бозуларны төзәтергә күрсәтмә бирделәр.
Әлмәттә идарәче компаниягә ике торак йорттагы җимереклек өчен 125 мең сум штраф салынды. Инспекторлар Муса Җәлил урамындагы 26 нчы йортта һәм Белоглазов урамындагы 117 нче йортта хокук бозуларны теркәгәннәр. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте.
Җәлил урамындагы йортта инспекторлар пычрак, чүп-чар булган һәм юеш подвалны, ватык ишекне һәм дүртенче кат түшәмендәге су агу эзләрен теркәгәннәр. Белоглазов урамындагы йортта төп проблема булып су торбасының төзек булмаган системасы тора. Штрафтан тыш, идарәче компания барысын да төзәтергә дигән рәсми күрсәтмә алды.