IT җинаятьләр кимегән, ләкин...
Җәмгыять

IT җинаятьләр кимегән, ләкин...

Халыкны ничек кенә, нинди юллар белән генә алдамый хәзер кырыгалдарлар

Интернет челтәрендә заманча мөмкинлекләр арта барган саен, кырыгалдарлар яңадан-яңа схемалар уйлап таба торалар.

Шулай да соңгы вакытта IT җинаятьләрнең бермә бер кимүе күзәтелә, дип хәбәр итә хокук саклаучылар. Әлмәт җирлегендә исә ел башыннан 236 мошенниклык очрагы теркәлгән.

IT җинаятьләрнең кимүе күзәтелсә дә, бүгенге көндә аферистлар бу өлкәне актив кулланалар. Мисал өчен банк кушымтасына керү өчен мәгълүматлардан файдалану, маркетплейстагы аккаунтны «вату», фишинг сылтамалар, сайтлар, QR-кодлар, ялган доставка хезмәтләре, бәлагә эләккән «туганнардан» шалтырату, акчаларны «куркынычсыз счетка» күчерү, ялган инвестицияләр, VPN төре астында зарарлы программалар җибәрү, «Дәүләт хезмәтләре» сайтындагы шәхси битне вату алымнары – барысы да гамәлдә. Гомумән, кырыгалдарлар заман белән бергә атлый һәм  актуаль көн тәртибен куллана.

Кырыгалдарлар өчен дә август – «урак өсте»

Август - әлмәтлеләр өчен елдагыча зур көнкүреш һәм финанс мәшәкатьләре аена әверелә. Яңа уку елы башланыр алдыннан балаларны мәктәпкә җыярга өлгерергә кирәк, чит шәһәрләрдән килгән студентларга - югары уку йортлары янында торак табарга, кемгәдер бәрхет сезонына отышлы итеп ял итәргә өлгерергә, ә автомобиль хуҗаларына көзге - кышкы чорга запас частьләргә алдан заказ бирергә кирәк.

Ситуацияне динамикалы мәгълүмати фон да катлауландыра: 1 августтан «Дәүләт хезмәтләре» ндә салым белдерүләрен тарату кагыйдәләре үзгәрде, шулай ук үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәре буенча беренче түләүләр вакыты җитә. Җинаятьчеләр үзләренең һөҗүмнәрен нәкъ менә шушы ситуаиягә карап башлыйлар: алар «Дәүләт хезмәтләре» рәсми таратулары астында маскировкаланалар, ялган мәктәп сатулары белән мавыктыралар, интернет-банк клоннарын булдыралар.

Мошенниклардан сакланыгыз, фото: нейрочелтәр

Башта тикшер, аннан түлә

2026 елның 1 августыннан милек салымнарын түләү турында  хәбәрләр кулланучының ризалыгыннан башка «Дәүләт хезмәтләре» нә электрон рәвештә килә башлады. Массакүләм кулланучы яңа автоматик форматка әле күнекмәгән, шуңа күрә шәхси кабинеттагы салым гражданнарны чит сылтамалар буенча күчәргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Шулай итеп, мошенниклар клиентның счетына керә, акчаларын урлый һәм юкка чыга.

Шуда күрә дә салымнар буенча теләсә нинди мәгълүматны ФНС ның рәсми сайтында яки «Госуслуги» порталында шәхси кабинет аша гына тикшерү зарур. Мессенджерлардагы хәбәрләрдән яки хатлардан сылтамалар буенча күчмәгез, хәтта алар визуаль яктан ведомстволарның рәсми белдерүләренә охшаган булсалар да. Уяу булыгыз – мондый очракларда логин, пароль яки раслау кодларын кертү тыела.

1 сентябрь алдыннан аферистлар балалар киемнәре, канцелярия һәм электрониканың эре кибетләрен имитацияли торган фишинг сайтларын эшләтеп җибәрәләр, шулай ук социаль челтәрләрдә «склад калдыкларының ябык ликвидацияләре» рекламасын тараталар. Сатып алучылар заказны ялган мәйданчыкта рәсмиләштерә: акчалар мошенникларга күчерелә, ә карталарның реквизитлары компроматлана.

Шалтыратып белеш

Аферистлар август аенда ЖКХ системасында да алдауны бик оста куллана башлаганнар. Алар газчылар, җылылык техниклары яки идарәче компанияләр вәкилләре кыяфәтендә шәхси секторны һәм күп фатирлы торак йортларны әйләнеп чыга яки почта тартмаларына «рәсми күрсәтмәләр» ташлыйлар. Торак милекчеләренә «августта челтәрләрне планлы тикшерү уздырылган һәм аларның йортында «критик агып чыгулар / хокук бозулар» табылган», дип белдерәләр. Газны 1 сентябрьгә өзәбез дип куркытып, җинаятьчеләр клапаннарны, счетчикларны яки төтен чыгаргычларны 5-10 тапкырга арттырылган бәядән кыйммәткәрәккә алыштырырга мәҗбүр итәләр, я «ашыгыч ремонт» өчен алдан түләү алалар һәм юкка чыгалар. Шуңа күрә дә мондый очрак күзәтелгәндә кичекмәстән үзегезнең идарәче компаниянең авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтырату һәм мәгълүматның дөреслеген тикшерү кирәк. Шикле кешеләрдән приборлар сатып алмагыз һәм хезмәтләр өчен акчаны физик зат картасына күчереп түләмәгез.

Мошенниклар, нейрочелтәр

  • Әйе, ничек кенә алдарга тырышып карамый аферистлар – пенсиягезне арттырабыз, яңа счетчиклар куябыз, телефон номерына килешүләрне яңартабыз дип тә «ятьмәгә эләктерү» ягын карыйлар. Җинаятьчеләр тозагына эләкмәс өчен әлмәтлеләргә аеруча игътибарлы  һәм уяу булырга кирәклеге турында кабат искәртәбез. 
  • Ә инде шикле шалтыратулар булган очракта кичекмәстән 02 һәм 39-23-10  телефоннары аша дежур бүлеккә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Исән-имин булыйк, алданмыйк.