Практика тәмамлангач, яшьләр Әлмәттән яңа белемнәр багажы, үз эшләренә ышаныч һәм иң җылы истәлекләр белән китәчәкләр.
Булачак 8 табиб өчен Әлмәт бу җәйгә һөнәри үсеш урынына әверелде. Биредә «АльМедик» Бөтенроссия студентлар медицина отряды практикасы уза, ул Россиянең җиде төбәгеннән — Ханты-Мансийсктан алып Әстерханга кадәр, — шулай ук Беларусьтан студентларны берләштерә.
Практика Әлмәт үзәк хастаханәсе базасында оештырылган. Студентлар терапия бүлегендә эшлиләр, диспансеризация үткәрергә булышалар, ЭКГ төшерәләр, документлар алып баралар, палата һәм участок шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм санитарлар булып эшлиләр.
Шулай ук алар балалар хастаханәсенең ЛОР-кабинетында һәм реанимация бүлегендә җәлеп ителгән. Мондый проектларны үстерү - «Яшьләр һәм балалар» милли проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Инициатива квалификацияле кадрлар әзерләүгә һәм остазлык системасын ныгытуга юнәлдерелгән. Катнашучылар башлангыч курслардан алып чыгарылыш курсларына кадәр төрле баскычларда укыйлар.