Әлмәттә тыл хезмәтчәне Зинаида Гурова 100 яшьлек юбилеен каршы алды
Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәт куйган Зинаида Федоровна Гурова гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе исеменнән тәбрикләделәр.
1926 елда дөньяга килгән Зинаида Федоровна Гурова бүген 100 яшьлек юбилеен каршы ала. Сугыш башланганда аңа бары тик 15 яшь булган – шул яшьтән үк ул фермада һәм заводта хезмәт итеп, фронтка мөмкин булганча ярдәм күрсәткән.
Сугыш тәмамлангач та Зинаида Федоровна хезмәт юлын дәвам иткән: юл төзелешендә эшләгән, аннары электромонтажчы булып хезмәт куйган. Күпьеллык намуслы эшчәнлеге өчен аңа «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем бирелгән. Шулай ук ул юбилей медальләре һәм Татарстан республикасының истәлекле билгесе белән бүләкләнгән.
Зинаида Федоровнаны бу истәлекле дата белән район башлана Гүзәл Хәбетдинова, район ветераннар советы әгъзалары тәбрик итте. Россия Федерациясе Президенты һәм Татарстан республикасы рәисе исеменнән аңа сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чордагы фидакарь хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Юбилярга ныклы сәламәтлек, якыннары янында иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia