Бердәм булсак – Җиңү якыная
Җәмгыять

Бердәм булсак – Җиңү якыная

МХО зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләп озату эше бүген дә актив дәвам итә.

Шәһәр штабларында һәм авыл җирлекләрендә эшнең туктап торганы юк. Бүгенге көндә Әлмәт җирлегеннән 678 тонна гуманитар ярдәм озатылган. 66 нчы гумконвой чираттагы сәфәрен июль азагында ясаган булган. Алдагысы август азакларына планлаштырылган. Хәзерге вакытта гуманитар йөкне туплау эше дәвам итә.

 

-  МХО зонасында илебез иминлеген яклаучы егетләребез белән ике арада булган элемтә буенча кирәк-яракларны җыябыз. Алгы сызыкта һәм госпиталҗләрдә булган хәрбиләргә иң беренче чиратта медикаментлар бик кирәк. Гигиена чаралары, маскировка челтәрләре, коры душ, кием-салым һәм көнкүреш әйберләре дә бик соралган, - ди «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы җитәкчесе Нурания Адамова.

 

Бүгенге көндә авыл җирлекләре шәһәр штаблары белән тыгыз элемтәдә торалар. Торак пунктларда фидакарҗләр тырышлыгы белән җыелган гуманитар ярдәмне дә алар әлеге штабларга илтеп тапшыралар. «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы белән исә Яңа Кәшер, Түбән Абдул авыллары волонтерлары хезмәттәшлек итә.

- Авыл кешеләренә чиксез рәхмәт. Аларның тырышлыгы белән маскировка челтәрләре үрелә, хәрбиләргә кирәк-яраклар озатыла, - ди штаб волонтерлары.

гуманитар йөк

Шулай, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребзегә ярдәм күрсәтү җиңүне якынайтырга мөмкинлек бирә, солдатларыбызда өмет, ышаныч уята. Якташларыбызга ярдәм күрсәтергә теләге булганнар әлеге игелекле гамәлгә кушылып, үзләреннән өлеш кертә алалар. Моның өчен Яшьләр үзәгенең беренче катында урнашкан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бергә булыйк - бердәм булыйк.