Әлмәт ЗАГСында 50 бергә гомер иткән Әхмәдуллиннар гаиләсен хөрмәтләделәр
Җәмгыять

Әлмәт ЗАГСында 50 бергә гомер иткән Әхмәдуллиннар гаиләсен хөрмәтләделәр

✨Рәис Хәбибулла улы һәм Алсу Гыйльмулла кызы Әхмәдуллиннар гаиләсе — искиткеч матур гомер юлы, мәхәббәт һәм тугрылык символы!

Алар яшь гаилә буларак Миңлебай газ эшкәртү заводына килеп урнашалар, бергә-бергә хезмәт куялар. 37 һәм 33 ел стаж — бу саннар гына түгел, бу аларның заводта башкарган намуслы хезмәте.

✨Гаиләдә ике бала үстергәннәр. Ә бүген 4 онык белән горурлану — бәхетнең иң зур билгесе. 

Юбилярларны Әлмәт ЗАГСы хезмәткәрләре котлады.