Әлмәттә танылган шагыйрь һәм фронтовик Әдип Маликовның 105 еллыгын искә алдылар.
16 августта фронтовик шагыйрь, Әлмәт язучылар оешмасын оештыручы һәм аның беренче җитәкчесе Әдип Маликовның тууына 105 ел тулды. Шул уңайдан узган җомгада Т.Тукай исемендәге китапханәдә зыялыларны һәм шагыйрьнең иҗатын хөрмәт итүчеләрне бергә җыйган «Гомер мизгелләре» исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Чара Әдип аганың иҗат юлына гына түгел, ул нигез салган язучылар оешмасының данлы тарихына да бер караш иде.
Сабыр каләмле фронтовик
Әдип Маликов — үзенең бөтен тормышын, иҗатын нефтьле төбәк белән бәйләгән, Әлмәтне чын мәгънәсендә язучылар үзәгенә әверелдергән шәхес. Бөек Ватан сугышының утлы юлларын узган, Манчжурия кырларында япон милитаристларына каршы сугышкан фронтовик шагыйрь тыныч тормышка кайткач та каләмен кулыннан төшерми. Кичәдә чыгыш ясаучылар аның сабырлыгын, шул ук вакытта оештыру осталыгын аерым билгеләп үттеләр.
Язучылар оешмасының хәзерге җитәкчелеге һәм каләм кардәшләре Әдип аганың әдәбият мәйданына яшь көчләрне тартудагы ролен ассызыкладылар. Чыннан да, узган гасырның 60-70 нче елларында Әлмәт язучылар оешмасы Әдип Маликов тырышлыгы белән олы әдәби лабораториягә әверелә. Татарстанның төрле почмакларыннан бирегә килгән иҗатчылар нәкъ дә аның канаты астында канат ныгыта.

Иҗат һәм мәхәббәт дуэты
«Гомер мизгелләре» дип исемләнгән кичәдә шигърият сөючеләр Әдип Маликовның рухи дөньясына тагын бер кат кагылдылар. Чарада аның төрле елларда язылган шигырьләре яңгырады, җырлары башкарылды. «Салкын Алан» поэмасының герое Нури бабайның оныгы журналист Л. Сидельникова, «Чигүле кулъяулык»тагы Эмма-Әминәнең оныгы З.Галимовалар шагыйрьгә гомерләре буе рәхмәтле булуларын ассызыклап, истәлекләре белән уртаклаштылар. Чыгышлар арасында Әлмәт татар драмтеатры артистлары А.Шаһимәрдәнов, Д.Әбунагимова, Ф.Бикморатова, А.Шәмсетдинова Әдип Маликовның шигырьләрен һәм хикәяләреннән өзекләр укыдылар.
Әлмәт музыка көллияте студенты, «Урсал Тауда» Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе лауреаты Д.Миннеяров баянына ияреп Раилә Маннанованың шагыйрьнең «Солтанай», Ләйсән Галиеваның «Тәңкә карлар» җырларын башкарулары тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева 2001 елда Әдип Маликовның «Гомер мизгелләре» китабы чыккач, аның презентациясен уздыруны искә алды.
Залда утыручылар шагыйрьнең гаилә архивыннан алынган сирәк фотосурәтләрне зур кызыксыну белән карадылар. Бу кадрларда — нефтьчеләр иле, яңа төзелә башлаучы Әлмәт урамнары һәм шушы зур хезмәт кайнавының үзәгендә торучы язучылар.
Хәтер яши, традицияләр дәвам итә
Кичәдә Казаннан килгән кунаклар — Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре З.Мансуров, Г.Морат, Әлмәт шәһәре җитәкчелеге, шагыйрьләр һәм язучылар сүз алды. Район башкарма комитеты вәкилләре үз чыгышларында Әдип Маликов кебек шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү, аларның мирасын яшь буынга җиткерү мөһимлеген ассызыкладылар.
Әдип Маликов — Әлмәтнең әдәби визит карточкасы ул. Ул салган сукмак бүген дә буш түгел, аның нигезендә зур әдәби мәктәп яши һәм үсә», — дип билгеләп үтте очрашуда катнашучы өлкән буын язучылары.

Чара ахырында «Туган тел» җырын бергәләп җырладылар. Бу кичә Әдип Маликовның үзеннән соң калдырган рухи мирасының һаман да исән, һаман да халык күңелендә икәнен күрсәтте. Сабыр, тирән фикерле фронтовик шагыйрьнең гомер мизгелләре аның шигырьләрендә һәм безнең хәтеребездә яшәвен дәвам итә.
- Рәфкать Шаһиев