Бер күрешү - үзе бер гомер
Җәмгыять

Бер күрешү - үзе бер гомер

Сыйныфташлар очрашуы хәзер инде бер традициягә әйләнде.

50 ел гомер үткән дә киткән. Күпме сулар аккан, купме илләр, җирләр гизелгән, күпме шатлык, кайгы- борчулар кичерелгән. Беркем дә белми. Ниһаять, 50 ел гомер үткәч без очрашырга булдык. Ул очрашу мизгелләрен сөйләп- аңлатып бетерерлек түгел: ХХ нче гасырда аерылышкан классташлар XXI гасырда очрашалар.

Классташыбыз Заһир Галиәхмәтов 50 ел үткәч безне, Түбән Мактама урта мәктәбен тәмамлаган ярты гасыр күрешмәгән классташларны кабат очраштырды. Юри генә башлаган хыял тормышка ашты. Кайберләр бу очрашуга шикләнеп караса да, ул тормышка ашты. Йөзләрдә очрашу шатлыгы, куаныч, бәхетле елмаю. Олыгая барган саен тормыш бертөрлегә әйләнә. Бу бәхетле очрашу мизгелләре тормышка ямь өстәде. Ялыктырган бертөрлеккә ямь бирде. Чыннан да, мондый очрашулар бик кирәк шул. Китте искә алулар, хатирәләр яңартулар.

Кичә Әнисә ханым (Хайбуллина) Хайруллинаның догасы белән башланып китте. Бакыйлыкка күчкән арабыздан вакытсыз киткән сыйныфташларыбызны искә алдык, алар рухына багышлап дога кылдык. Безне укыткан, күптән инде гүр иясе булган олуг мөгәллимнәребезне дә искә алдык.

Өстәл тулы нигъмәт. Ләкин без очрашу мизгелләреннән исергәнбез. Тамак кайгысы түгел, сөйләшү, искә алу, хатирәләрне яңарту. Кичәдә уеннар да уйналды, җырладык, биедек тә.

  • Очрашу кичәсе бик күңелле үтте. Бу очрашу шулкадәр дә тансык булды, сыйныфташларның хәтта очрашудан китәселәре дә килмәде. Без бу очрашуны оештырырга күп көч түккән, күпме вакытын сарыф иткән, сыйныфташларны табып берләштергән өчен Заһир әфәндегә бик тә рәхмәтлебез. Алланың рәхмәте яусын аңарга. Эшендә уңышлар, киләчәк көннәрең бәхет, шатлык белән тулуын телибез.
  • Очрашудан яхшы тойгылар белән, бик тә канәгать булып, яңа очрашуларга килергә әзер булып кайтып киттек. Кайбер сыйныфташларыбыз төрле сәбәпләр аркасында кичәгә килә алмадылар. Ләкин бу очрашу соңгысы булмас әле дигән теләктә калабыз.

Сибгатуллина Тәгъзимә

Түбән Мактама урта мәктәбенең

1976 елгы чыгарылыш укучысы