Теләкләр чынга ашканда
Җәмгыять

Теләкләр чынга ашканда

Кәләй авылында балалар мәйданчыгы барлыкка килү турындагы хәбәрне ишетү белән, әлеге яңарышны үз күзебез белән күрергә дип без дә чираттагы сәфәребезгә кузгалдык.

Авыл җирлекләренең тормышында булган матур үзгәрешләр турында ишетү шушы торак пунктта гомер кичерүчеләр өчен дә, барлык әлмәтлеләр өчен дә куанычлы хәбәр булып кабул ителә. Сабанчыны да кертеп, ике торак пунктны берләштергән Кәләй авыл җирлеге элек-электән үк үзенең тырыш, данлыклы шәхесләре, хезмәт сөючән халкы белән дан тота.

Авылда, аеруча җәйге чорда, эшнең исәбе-хисабы юк. Кәләй авыл җирлеге башлыгы Светлана Петровна Бастылева да без килгәндә Сабанчыдагы төзелеш мәшәкатьләре белән янып-көеп йөри иде. Яшь, инициативалы җитәкченең күркәм эшләрен шушы авыл җирлегендә яшәүчеләр бик югары бәялиләр. Авылның нәкъ уртасында парк биләмәсендә төзелгән балалар мәйданчыгының да Светлана Петровнаның инициативасы белән тормышка ашырылганына басым ясадылар алар.

- 2018 елда Кәләй авылында узган халык җыенында авылда парк төзергә кирәк дигән карар кабул ителде. 2021 елда булачак парк территориясе өчен җир кишәрлеге бүленде, ә аннан соңгы елларда биләмәләрне тәртипкә китерү эшләре башланып китте. Бу урында аварияле агачлар күп үскәнлектән, аларны төпләрен тамырлары белән куптарып алып, чистартырга туры килде. Авыл кешеләренә бу уңайдан рәхмәт җиткерәсем килә – бик күп эшләр башкарылды, бик күп өмәләр оештырылды, техника белән җирләр тигезләнде. Яшерен-батырын түгел, нинди генә чарага алынсаң да, иң беренче чиратта бар нәрсә дә финансларга терәлеп кала бит. Безгә нефтьчеләр ярдәмгә килде. Хәйрия фондының грантында катнашып, хуплау алганнан соң, подрядчы буларак чыгыш ясаган «Елховлес» җәмгыяте балалар мәйданчыгында кече формаларны урнаштырды.

 – Аларны урнаштырганнан соң, балалар мәйданчыгын ачтык, тик, күргәнегезчә, сиксән процентлап эш башкарылса да, алда башкарылачагының исәбе-хисабы юк. Әле тагын өмәләр үткәрәсе – барлык чүп-чарны чыгарып түгәсе, эскәмияләр урнаштырасы һәм иң мөһиме – видеокүзәтү системасы куясы калды. Килешүләр гамәлдә, монысы да ел тәмамланганчы башкарылыр дип уйлыйбыз. Гомумән, әлеге парк биләмәләрен киләчәктә берничә функциональ зонага бүләргә планлаштырабыз. Мәйдан өслеген табигый яшел үлән итеп калдырачакбыз, чөнки махсус шушындый тигез урынны сайладык. Аннан соң балалар куркынычсызлыгын да исәпкә алдык. Шуны гына әйтәсе килә, биредә воркаут зонасы да булачак. Җәяүлеләр өчен дә, мәдәни чаралар уздыру өчен дә аерым урыннар төзү күздә тотыла. Кәләйлеләр – бик актив халык, алар спортта да, мәдәниятта да алдынгылар рәтендә.

Каләй авылы җирлеге башлыгы

 

 Хәер, бу уңайдан да мөмкинлекләр тудырылган. Футбол, хоккей уйнау өчен кортыбыз бар. Кәләй авылы җирлегендә көрәш буенча ел да  ярышлар уза, мәдәни чараларга килгәндә, керәшен татарларының гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен кадерләп саклаучы, халыкка таратучы «Кәләем» һәм «Асыл бизәк» фольклор ансамбльләребез белән дә бик горурланабыз. Аларның чыгышларын районда гына түгел, республикабызда да зур алкышлар белән кабул итеп алалар. Артистларыбыз катнашындагы чаралар шушы парк биләмәсендә куелачак сәхнәдән гөрләп торып, биредә яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килер, дип уйлыйбыз. Әлбәттә, күргәнегезчә, бу биләмәдә иске котельныйның бинасы урнашкан.

 – Аның кырында яңа котельный бар, ә искесен сүтәргә ризалык алу өчен шулай ук шактый гына документлар рәсмиләштерү сорала. Без моны да, һичшиксез, башкарып чыгачакбыз. Тагын бер зур эшебез – Сабанчы авылына керә торган 4 километр озынлыктагы юлның ремонтлануы. Бу торак пунктта яшәүчеләрне иң борчыган проблемаларның берсе иде. Анда юл бөтенләй авыр хәлдә -  кышкы чорда аннан үтү аеруча кыен, ә җәен кешеләр үзләре вак таш, ком җәеп узып-китеп йөриләр иде. Ниһаять, район җитәкчелегенең ярдәме белән әлеге юл участогы асфальтланды - бу биредә яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә зур бүләк булды. Алга таба Сабанчы авылын төзекләндерүгә кагылышлы грандиоз проектыбызны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз, - дип аңлатма биреп узды Светлана Бастылева.

  • Афәрин. Кәләй авыл җирлеге башлыгының уй-хыяллары чынга ашсын, игелекле гамәлләре бәрәкәтле һәм дәвамлы булсын, фикердәшләре, ярдәмчеләре дә күп булсын иде дип кенә теләргә кала.