Әлмәт  районы хуҗалыкларында уңыш җыю тулы көченә дәвам итә
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районы хуҗалыкларында уңыш җыю тулы көченә дәвам итә

Көн саен басуларда йөзәрләгән комбайн эшкә җәлеп ителә. Быелгы уңыш күрсәткечләре куындыра.

Әлмәт районында уңыш куандыра

Район буенча ул гектарына 28,7 центнерны тәшкил итә. Бүгенге көндә 11612 гектар мәйданда бөртеклеләр ектырылып, 33297 тонна күләмендә суктырылган. Урып-җыю эшләре экваторга якынлашып килә. Туктаусыз яңгырлар эшкә тоткарлык бирә, шуңа да карамастан авыл хезмәтчәннәре уңышны җыеп алуда зур тырышлык куялар.

  • Басуларда техника эшли, ашлык җыела, аны эшкәртү һәм саклау өчен инфраструктура әзер. Алда уңышны югалтуларсыз җыеп бетерү, дөрес саклау һәм хуҗалыклар өчен нәтиҗәле файдалану бурычы тора.

Бүген аграрийлар терлек азыгының бәясе арта барган һәм сөткә бәяләрнең бәясе төшкән шартларда терлекләрнең баш санын саклап калу мәсьәләләрен дә кабыргасы белән куялар. Әлеге мәсҗәләнең республика дәрәҗәсендә күтәрелеп чыгуы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәтү мөмкинлеген арттыра төште.

Әлмәт аграрийлары урып-җыю эшләрен дәвам итә

Субсидия ставкалары арттырылды

Шушы көннәрдә әлеге уңайдан куанычлы яңалык та килеп иреште - хуҗалыкларда сыерларны тотуның икътисади максатка ярашлылыгын арттыру максатларында бер баш сыер тотуга субсидия ставкалары 6300 сумнан 10 000 сумга кадәр арттырылачагы билгеле булды. Бу карар авыл халкына ярдәм итәргә һәм терлекләрнең баш санын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен үгезләр сатып алу чыганакларын киңәйтү тәкъдиме дә хупланды. Хәзер, юридик затлардан тыш, үгезләрне шәхси эшмәкәрләрдән һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларыннан сатып алырга мөмкин булачак. Бу терлек сатып алу процессын гадиләштерәчәк һәм, шул ук вакытта, терлекләрне тикшерелгән җирле фермерлардан сатып алырга мөмкинлек биреп, ветеринария иминлеген тәэмин итәчәк.

Ярдәмнең яңа юнәлешен гамәлгә кертү – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр симертү буенча мини-фермалар төзү мөһим яңалык булачак. Бу карар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санын арттыруга һәм аларның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.

Әлеге чаралар шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучы авыл кешеләренә сизелерлек ярдәм булачак һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә, азык-төлек иминлеген арттыруга һәм авылда социаль-икътисади хәлне яхшыртуга ярдәм итәчәк.

Әлмәтт көзге урып-җыю эшләре дәвам итә

Терлекчелек тармагын торгызыла

Әлмәт җирлегендә терлекчелек тармагын торгызу, малларның баш санын саклап калу һәм савым күрсәткечләрен арттыру буенча нәтиҗәле эш алып барыла дип әйтергә була. Бүгенге көндә районда 1619 баш савым сыеры исәпләнә, алардан бүгенге көндә 36179 килограммнан артыграк  сөт савып алынган.

Җәйге чорда, әлбәттә, савым күрсәткечләре ел дәвамындагылары белән чагыштырганда күпкә югары була. Тотрыклылыкны саклап калу өчен, кышкылыкка терлек азыгы әзерләп калдыру да зур әһәмияткә ия. Районда мал азыгына кытлык юк. Быел гына да аграрийлар 10288 тоннадан артык  печән, 27720 тонна сенаж, 31680 тонна силос әзерләп калдырырга ниятлиләр. Саламы да байтак, әле узган еллардан калган азык та күп - ике елга җитәрлек запас белән хәстәрләнгән.

Синоптиклар августның икенче яртысында җылы көннәр вәгъдә итсәләр дә, яңгырларсыз булыр дип ышандыра алмыйлар. Шуңа күрә дә авыл хезмәтчәннәре өчен бүген көннең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Аграрийларга сәламәтлек, иминлек, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

  • Резеда Исмәгыйлева