Татар-информ

Татарстанда «Чиста һава» рейды: 4 меңнән артык автомобиль тикшерелде

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «Чиста һава» операциясе дәвам итә. Рейдлар барышында экология инспекторлары һәм юл полициясе хезмәткәрләре 4 меңнән артык транспорт чарасын тикшергән, әмма зыянлы матдәләр чыгару нормасын арттыручылар бик аз булып чыккан.

Республикада «Чиста һава» махсус рейдлары дәвам итә. «Экологик иминлек» илкүләм проекты нигезендә оештырылган чара быел 1 июньдә старт алды. Бу хакта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителә.

  • Тикшерү эшләренә Экология министрлыгы инспекторлары генә түгел, ә Дәүләт автомобиль инспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе вәкилләре дә җәлеп ителгән.

Операция башланганнан бирле барлыгы 4213 транспорт чарасы тикшерелгән. Аларның 3811е — җиңел автомобиль, 212се — йөк машинасы, ә 190ы — автобус.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә 86 автомобильдә зыянлы матдәләр чыгару нормасы арттырылуы ачыкланган (74 җиңел машина, 7 йөк ташучы һәм 5 автобус). Бу гомуми тикшерелгән транспортның якынча 2 процентын тәшкил итә. Шуларның 72се — бензин, 10ы дизель, ә 4е газ белән йөри.