Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Мәҗбүри битлек киеп йөрүне кайчан бетерәчәкләр?

Коронавирус берникадәр вакыттан соң гадәти сезонлы авыру булачагы 90 % ихтимал, дип саный Сергей Нетесов. 

Элегрәк перчатка режимын бетерү кайчан булачагы турында язган идек.

Битлек режимы тагын ике ел дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына КФУның табигый фәннәр факультетының Биотехнология һәм вирусология лабораториясе мөдире профессор, биология фәннәре докторы Сергей Нетесов сөйләде.

"90 процент ихтималы булган" белгеч раслаганча, коронавирус күпмедер вакыттан соң гадәти сезонлы авыру булачак. 


"Вирус эволюциясе масштабында сигез ай - бары бер мизгел генә. Ул  эволюцияне дистә еллар һәм гасырлар буе узачак. Вакытлар узу белән ул гади авыру булачак һәм кимиячәк", — дип билгеләп үтте Нетесов.

Аның сүзләренә караганда, әгәр кешеләр үзләрен җаваплы тотсалар: битлек кияргә, еш кына кулларны юарга, бу авыруның икенче дулкынын булдырмый калырга, шулай ук көз көне тарала башлаган башка респиратор инфекцияләрдән сакланырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса