Торак-коммуналь хуҗалыкның проблемалы мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Торак – коммуналь хуҗалык

Торак-коммуналь хуҗалыкның проблемалы мәсьәләләре-игътибар үзәгендә

Әлмәттә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин булды.

Александр Тыгин район башкарма комитеты вәкилләре белән проблемалы адресларны йөреп чыкты. Карау вакытында газ белән тәэмин итү куркынычсызлыгына, шул исәптән фатирларны үз белдеге белән үзгәртеп кору очракларына һәм газ куллану кагыйдәләрен бозу очракларына аерым игътибар бирелде. Мондый үзгәрешләр яшәүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

Хокук бозуларны ачыклау өчен фатирларга контроль тикшерүләр үткәрү планлаштырыла. Куркыныч хокук бозулар ачыкланганда газ белән тәэмин итүдән өзелү мәсьәләсе каралачак.

  • Аннан соң гражданнарны кабул итү булды. Халык күпфатирлы йортларны карап тоту һәм идарәче оешмаларның эше мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

Визит йомгаклары буенча алга таба эшләнергә тиешле сораулар билгеләнде. Аларны хәл итү һәм билгеләнгән чараларны үтәү җаваплы оешмалар контролендә калачак.