Карабодай сайлыйбыз
Мең дә бер киңәш

Карабодай сайлыйбыз

Карабодай – безнең илдә иң күп кулланыла торган ярма. Сатуда аның өч төрен күрергә була: кабыгы гына салдырылган бөтен ярма, вакланган ярма (сечка) һәм яшел карабодай.

Парда эшкәртелгән карабодай көрән төскә керә. Ул ботка пешерү өчен яхшы, аннан таралып торган тәмле ботка килеп чыга. Әмма термик эшкәрткәндә файдалы үзлекләре кими. Шуңа аксылрак төстәгесен сайларга кирәк.

  • Куе көрән төскә кергәне көчле термик эшкәртү узган, аның файдалы үзлекләре аз.

Парда эшкәртелмичә әзерләнгән карабодай аксыл, саргылт яки яшькелт төстә. Ул озаграк пешә, тәме бар кешегә дә ошамаска мөмкин. Яшел карабодайны озак саклап булмый. Вак-ланган ярма тиз пешә.
«Экстра», «Югары сыйфатлы» дигән тамгалар – маркетинг ысулы гына, карабодайның файдасына бернинди йогынтысы юк. Иң файдалы ярма – I сортлы, ул аксылрак төстә була. Карабодайдан күгәрек исе килмәскә тиеш, азрак чүпләре калу норма санала.

Карабодайны өйгә алып кайткач, полиэтилен пакетта калдырмагыз. Ярманы капкачы ябыла торган пыяла (банка) яки металл савытка бушатырга кирәк. Корткычлар үрчемәсен өчен, бер-ике тырнак сарымсак салырга була. Духовкада киптереп алырга да мөмкин.
Карабодайны бер ел гына сакларга ярый.