Музыкаль терапия
Мәдәният. Сәнгать

Музыкаль терапия

Ноябрь киче. Әлмәт шәһәренең «Ветеран» үзәгендә, кичке аштан соң, һәркем үз эше белән мәшгуль.

Умырзая

  • Ишекне Исламия ханым Исламова ачты да: «Җыенып концерт залына рәхим итегез. Артистлар килде», – дип безне чакырды. Җыенып концерт карарга кердек. Халык байтак җыелган. Сәхнә артында артистлар чыгыш ясарга әзерләнәләр, киңәшләшәләр.

Менә сәхнәгә чигүле, затлы яшел күлмәкләр, шундый ук чигүле калфаклар кигән җырчылар – берсеннән-берсе күркәм артистлар чыкты.

Концерт «Умырзая» вокаль ансамбле башкаруындагы шул исемдәге җыр белән башланып китте. Гүзәлия ханым Шәрипова концертны ачып, барчабызга да хәерле яллар теләде. Без – ял итүче тамашачылар сокланып, татлы уй-хыялларга чумдык. «Идел буе каеннары», «Урсал тау» җырларын тыңлаганда күңелләребез белән каеннар шаулавын тойдык, Урсал тауга мендек, кочак-кочак умырзаялар җыйдык.

умырзая җырын башкардылар

Ансамбльнең җитәкчесе Розалия ханым Локманова үзе дә «Әй, син, гомер», «Уфтанма» җырлары белән безне сөендерде. Аңа Ходай җитәкчелек сәләтен дә, җырлау осталыгын да мулдан биргән.

Концертны алып баручы Гүзәлия ханым ансамбльдә генә түгел, аерым җырлап та, шигырьләре белән дә сокландырды. «Бер булганнан – бар да була», – дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр дә инде.

Моңлы җырлар

Бай эчтәлекле, моңлы җырлар тыңлаганда яшьлекне искә төшердек, яшәргә дә яшәргә әле дип, күңелдән аларга кушылып җырладык.

«Славянка» бию төркеме җитәкчесе Валентина Верженина биюләрне тиешле югарылыкта әзерләгән иде. Назирә Газизова башкаруындагы чегән биюенең башкару осталыгын язып кына бетерә торган түгел. Аны үзең күрү кирәк. Әлбәттә, бу кадәр дәртле биюне тыныч кына карап буламы?! Тамашачылар да биючегә кушылдылар. Музыкаль терапия дәваланучыларга бик яхшы тәэсир итте.

Концертка 94 яшьлек Фәһимә әби үзенең 70 яшьлек кызы Фәүзия белән килгәннәр иде. Бәхетле картлык дими ни дисең?!

Җыр җанны дәвалый, дәртле биюләр тәнгә көч бирә. Әлеге концертны оештыручыларга, җитәкчеләргә барлык ветераннар исеменнән олы рәхмәтләремне җиткерәм. Игелекле хезмәтегез үзегезгә дә йөзе белән кайтсын.Сәхия Мәүлетбаева