Җанга шифа булган моң бәйрәме
Җәмгыять

Җанга шифа булган моң бәйрәме

Нефтьчеләрнең җылы кочагы астында канат ныгыткан «Кадим Әлмәт» этно-музыкаль коллективы үзенең биш еллык юбилеен «Әй, дусларым!» дип исемләнгән илаһи моң бәйрәме белән билгеләп үтте.

Узган җомгада «Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең концерт залы гүя вакыт машинасына әверелеп, тамашачыларны чал тарихыбызның тирән катламнарына алып китте.  Бу кичтә сәхнә белән зал арасында күренмәс рухи күпер салынды – һәркем халкыбызның бәгыреннән ургылып чыккан саф чишмә суын эчкәндәй рухи ләззәт кичерде.

кадим әлмәт

Тамырларга кайту юлы

Бүген «Кадим Әлмәт» коллективын белмәгән әлмәтле, аның тылсымлы моңына гашыйк булмаган тамашачы юктыр, мөгаен. 2021 елда «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның еракка карап эш итүе, милли мәдәниятыбызга битараф булмавы нәтиҗәсендә туган бу уникаль ансамбль бүгенге эстраданың шау-шулы дулкыннарыннан үзенең затлылыгы, тирән тамырлы булуы белән аерылып тора.

  • Биш ел эчендә коллектив Идел буе халыкларының онытылып барган музыкаль хәзинәсен бөртекләп җыеп, аңа яңа сулыш өрде: этнографик экспедицияләрдә табылган җәүһәрләрне сәхнәгә менгерде, өч күркәм альбом чыгарды. Бүген инде «Кадим Әлмәт»нең даны туган төбәгебездән еракларга таралды. Аларны Төркия, Әзербайҗан, Казахстан сәхнәләрендә дә үз итеп, алкышларга күмеп каршы алалар.
  • кадим әлмәт

Музей экспонатлары җанланганда

Юбилей кичәсендә яңгыраган һәр әсәр җанга шифа булып ятты. Моңа кадәр музей пыялалары артында тын гына яткан борынгы төрки уен кораллары – кыл-кубыз, ятаган, думбра, саз бу кичтә терелеп, үзләренең серле, моңсу да, дәртле дә авазлары белән күңелләрне әсир итте. Программа шулкадәр нечкә зәвык, олы мәхәббәт белән төзелгән ки, ул безне борынгы Болгар далаларыннан алып бүгенге көнгә кадәр җитәкләп китерде.

Сәхнәдә халкыбызның йөзек кашы булган «Ак калфак», «Шәһри Болгар кызлары», «Көймә килә» (Назилә Шәфыйкова, Анастасия Лукова) җырлары, Зөлфия Гаврилованың моңлы тавышы белән җанланган «Гөлҗамал»ы һәм үзебезнең Әлмәт ягы тарихының әрнүле сәхифәсен ачкан «Гаярь Җәнәй бәете» тамашачыларның күзләренә яшь китерде.

Сөекле Тукаебыз сүзләренә язылган «Бишек җыры» ана назы булып күңелләрне җылытса, Рамил Шәфыйков, Бәхтияр Мансуров, Алексей Мельниковлар башкаруындагы халыкчан «Картуф» җыры залны елмаерга мәҗбүр итте. Салих Сәйдәшевның үлемсез «Әдрән диңгез» әсәренә куелган музыкаль-хореографик композиция горурлык хисләре уятты, ә инде күпләребез балачактан җырлап үскән «Аерылмагыз», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырлары башлангач, бөтен зал бер сулышта артистларга кушылып җырлады.

Күзләр дә, йөзләр дә бии...

Бу кичтә сәхнәдә бер генә артык сүз дә, ясалма хәрәкәт тә булмады. Анда заман шаукымы түгел, ә гасырлар буена сыналган төрки халкыбызның кан-җан берлеге, сагышы, шатлыгы һәм җаннарны иркәли торган җылысы хөкем сөрде. Тарихыбызны гәүдәләндергән сюжетлы биюләр, күз явын алырлык затлы милли киемнәр тамашага аерым бер сихер өстәде. Ә биюче егетләрнең һәм кызларның чыгышы вакытында сәхнәдә очкыннар гына чыкмый калды,  зал тын да алмый карап утырды. Андагы милизм, хәрәкәт – искиткеч иде.

кадим әлмәт

Игезәк егетләр Ралиф һәм Даниф Галимовлар турында аерым язарга кирәк. Аларның хәтта күзләре, йөзләре, һәр мускулы көй уңаена бии иде!

Бәйрәм кичәсендә «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Эльмира Газизова коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эрдни Чавлиновка, проект кураторы Павел Корчагинга һәм һәрбер артистка милли мирасыбызны күз карасыдай саклап, яшь буынга җиткерүгә куйган фидакарь хезмәтләре өчен олы хөрмәтен белдерде.

Кичә ахырында яңгыраган «Әй, дусларым!» җыры сәхнә белән залны бербөтен итеп берләштерде. Тамашачылар өйләренә буш кул белән түгел, ә күңел сандыкларына милли горурлык, якты моң һәм җан җылысы тутырып таралышты. Биш еллык тәүге юбилеен каршылаган «Кадим Әлмәт»нең моң чишмәсе киләчәктә дә саекмасын, сәхнә юллары озын һәм бәрәкәтле булсын!

«Кадим Әлмәт»:  саннар һәм фактлар 

Оешу елы: 2021 ел («Татнефть» компаниясе ярдәме белән). Үзенчәлеге: Идел буе һәм төрки халыкларның борынгы музыкаль фольклорын торгызу, реконструкцияләнгән борынгы уен коралларында (кыл-кубыз, ятаган, думбра, саз, курай, сорнай һ.б.) тере тавышка башкару.

Иҗади багаж: 5 ел эчендә 3 музыкаль альбом чыгарылган, дистәләгән этнографик экспедицияләр оештырылган.

Географиясе: Татарстан һәм Россия төбәкләре, шулай ук Төркия, Әзербайҗан, Казахстан сәхнәләре. Юбилей концертында: 21 уникаль музыкаль-хореографик композиция тәкъдим ителде. Рәфкать Шаһиев