Фидакарьләр – ныклы терәк
Җәмгыять

Фидакарьләр – ныклы терәк

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар йөк ай саен диярлек озатылып тора.

Шушы көннәрдә запастагы офицерлар – «Хәрби туганлык» оешмасының Әлмәт бүлеге вәкилләре Юрий Максимов, Артем Денисов һәм Александр Паклин Донецкига гуманитар сәфәр кылдылар.

Алар алгы сызыкка 10 роботлаштырылган платформа китерделәр. Сугышчыларыбыз гомерләрен азрак куркыныч астына куеп хәрби бурычларын үтәргә ярдәм итә торган заманча җиһазларны көтеп алдылар һәм бик җылы кабул иттеләр.

Хәрбиләргә башка кирәкле ярдәм: автоном дизель җылыткычлар, җылы әйберләр, снудлар, башлык-лар, оекбашлар, бал, маскировка челтәрләре, тәм-томнар, медикаментлар һәм башкалар тапшырылды. Запастагы офицерлар сугышчыларга гадәттәгечә азык-төлек һәм туганнарыннан һәм Әлмәт волонтерлык берләшмәләреннән исемле посылкалар да алып килгәннәр иде.

– Һәрбер посылкада – туган йортның җылысы. Бу сәфәрне җыюда һәм әзерләүдә катнашкан һәркемгә аерым рәхмәт. Әлмәт фидакарьләре хәстәрләп җибәргән бар нәрсә дә каһарманнарыбыз өчен бик соралган, бик кадерле, – дип ассызыклады запастагы офицерлар.

Чит җирләрдә илебез иминлеген саклаучы хәрбиләребезгә ярдәм оештыру эшенең авылларда да тынып торганы юк. Авыл җирләкләрендә исемле посылкалар хәстәрлиләр, токмач кисү, окоп шәмнәре ясау өмәләре оештыралар, маскировка челтәрләре үрәләр.
Тайсуган, Габдрахман, Кама-Исмәгыйль, Югары Мактама, Аппак, Кичүчат, Новотроицк, Чупай, Кәләй, Рус Акташы авылларында, Түбән Мактама, Яшьләр бистәләрендә яшәүчеләр бу уңайдан аеруча зур активлык күрсәтә. Фидакарьләрнең тырышлыгы белән даими рәвештә медикаментлар, азык-төлек, җиһазлар сатып алына һәм МХО зонасына озатылып тора. Гомумән, районның мәрхәмәтле кешеләре солдатларыбызга ярдәм итә.


– Маскировка челтәрләре егетләребезне дошман ядрәләреннән коткарып калу өчен иң кирәкле, иң соралган саклану чарасы. Шуңа күрә дә челтәр үрүне бер генә көнгә дә туктатып торганыбыз юк. Ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз, – ди фидакарьләр. Резеда Исмәгыйлева