Мактау билгесе Бөтенроссия ветераннар оешмасыннан күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен тапшырылды.
Әлмәт районыннан Владимир Яшанинга «Ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен» мактау билгесе бирелде. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бүләкне 18 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Ветераннар советының IX хисап-сайлау конференциясендә тапшырдылар. Чарада Әлмәт районыннан ветераннар Советы рәисе Владимир Иванович Яшанин җитәкчелегендәге делегация катнашты.