Җәмгыять

Әниемнең җылы кочагы

Иң кадерле кешеләр — әниләр турындагы ихлас сүзләр беркайчан да күп булмый.

  • Бүген газетабыз битләрендә беренче тапкыр «Адымнар-Әлмәт» гимназиясенең яшь хәбәрчеләре кунак була. Аларның йөрәк түреннән чыккан җылы хатлары сезнең күңелләргә дә барып җитәр дип ышанабыз.

Күптән түгел генә миңа «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясендә очрашуда булырга туры килде. Анда гимназия газетасында «эшләүче» укучылар белән күрешеп сөйләштек. Алар бик тырышлар, күпне белергә, киләчәктә журналист булырга теләгән, туган телебезгә мәхәббәт белән караган укучылар. «Әлмәт таңнары» газетасы белән дә элемтәдә булырга, үзләренең язмаларын җибәреп торырга, шулай газета укучыларыбызны, язылучыларыбызны яшәртергә, яңартырга ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Ә без үз чиратыбызда аларга газетабызда бик рәхәтләнеп урын бирәбез. Башка мәктәпләргә дә урын җитәр. Сездән язмалар көтеп калабыз, укучылар.

гөлнара анваровна

Әниләргә дә әни кирәк

Мин ак яулыклы әбиләргә карап һәрвакыт сокланам – алар тирә- юньдәге кешеләргә зур өмет өсти, киләчәккә ышаныч уята. Олы яшькә җитеп тә матур булып була, елмаеп яшәп була! Аларның елмаюы – үзе бер кояш нуры кебек: күңелдәге болытлар тарала, йөрәк тынычлана.  

Минем әнием Лена Мотыйгулла кызы Вәлиәхмәтова дөньядагы иң изге, иң саф күңелле кешеләрнең берсе. Ул гомерен балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлаган. Аның укучылары бөтен Рәсәй буйлап таралган, алар әниемне хөрмәт итәләр, чын күңелдән яраталар.

Минем укытучы булуымда әниемнең өлеше бик зур. Миңа юл күрсәтүче дә, дөрес юнәлеш бирүче дә ул. Әти белән әни безне – дүрт кызны, тәрбияләп үстерделәр, югары белем алырга ярдәм иттеләр, олы тормышка юл салдылар. Алар бер-берсен чын күңелдән хөрмәт итеп яшәделәр. Һинд киноларындагы мәхәббәт түгел, ә тормыштагы чын мәхәббәт: күз карашы белән аңлашу, бер берсенә юл кую, сабырлык һәм ихтирамга нигезләнгән бәхетле гомер иттеләр.

Без дә алар үрнәгендә, бер-беребезне хөрмәт итәргә, туганлык җепләрен өзми сакларга, бергә булып, ярдәмләшеп яшәргә өйрәндек, матур гаиләләр кордык.

Бүгенге көндә әнием балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә яши. Һәркем аңа тартыла, аның янында җанына тынычлык таба. Ул уникаль кеше: беркайчан зарланмый, уфтанмый, елмаеп каршы ала, изге теләкләрен теләп озатып кала. Ул һәрвакыт хәрәкәттә: йорт тирәсендәге бар эшне тырышып башкара: бакчада эшли, тавыклар асрый, токмач кисә, тәмле ашлар пешерә. Шул ук вакытта театрларга, концертларга да йөри, китап укый, яңалыклар белән кызыксына, тегү тегә. Күңеле һәрвакыт якты, изге эшләр белән тулы.

Без әнидән үрнәк алабыз, аның күңел җылысын тоеп яшибез. Сабырлыкның, йомшаклыкның, гаделлекнең чын өлгесе – безнең әниебез. Дөньяны ал күзлектән күрә, кешеләрне чын күңелдән ярата: аларның шатлыкларына сөенә, кайгыларын күңеле аша үткәрә. Шуңа күрә дә бар кеше аңа тартыладыр. Аның янында һәрберебез үзебезне кирәкле итеп тоябыз. Минемчә, озак, бәхетле яшәүнең сере кешеләргә игелекле, ачык күңелле булуда, һәр көнгә рәхмәтле булып яшәүдә.

Сәламәт бул, әнием, озак яшә! Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәм! Син булганда без бәхетле, безгә тыныч, безгә рәхәт. Үзем әни, әби булсам да, миңа синең җылы сүзең, йомшак кулың, күз карашың кирәк. Әниләргә дә әни кирәк! Гөлнара Гатауллина, «Адымнар-Әлмәт» күптелле гимназиясенең  тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 

Минем әнием

Минем әнинең исеме – Алисә Өлфәт кызы. Аңа 35 яшь. Әнием матур, акыллы һәм тәүфыйклы. Ул укытучы  булып эшли. Мин әнием белән бергә рәсем ясарга яратам. Без аның белән төрле–төрле темаларга сөйләшәбез.Ул мине һәрвакыт аңлый, күз карашыннан кәефем юклыгын да сизә һәм ярдәм итә. Мин әниемне яратам, шуңа күрә өй җыештырганда аңа гел булышам. Бәйрәм көнендә әниемә үзем ясаган открытка һәм чәчәкләр бүләк итәм. Гадел Локманов, 
2 «А» сыйныфы укучысы

Ә Алия Шарипова фотосы

Әни белән үткән ял көннәре

Безнең гаиләдә ял көннәре бик кызыклы үтә. Аеруча гаилә белән бергә үткәргән яллар кызыклы. Без әнием белән бергә фильм карыйбыз, тәмле ризыклар пешерәбез. Гаиләбез белән бергә паркта йөрибез.

Әнием Гөлнара исемле. Ул бик тәмле пешерә. Кухняда әни булганда бер могҗизага эләккән кебек. Без сеңелем белән әнидән ашарга пешерү серләренә өйрәнәбез. Менә күптән түгел генә пирог пешердек. Пирог әзер булгач, без барыбыз да бергә өстәл янына утырып, тәмле итеп чәй эчәбез. Безнең әзерләгән ризыкларыбыз телеңне йотарлык була.

Беләсезме, эш вакытында төрле кызыклы мизгелләр дә була. Беркөнне пилмән ясаганда, сеңлем ялгыш кына кулы белән он савытын әтеп төшереп җибәрде. Он бөтен идәнгә таралды. «Эш вакытында андый хәлләр була инде ул», – диде әнием. Аннан соң без бергәләп аш бүлмәсенең идәнен чистарттык. Мин шундый сабыр һәм зур йөрәкле әнием булуы белән бик бәхетле. Мин әниемне бик яратам!  Амалия Шәрипова,  7 «Б» сыйныфы укучысы

Лилия Каюмова

«Әни» диеп язып куйдым...

Әни – ул авыр чакта сине юаткан, синең белән шатлыкларыңны бүлешкән кеше. Әни назын тоеп яшәү – үзе бер бәхет бит ул.

Без гаиләдә өч кыз. Ә әни берәү генә! Беләсезме, аның йөрәк җылысы, аның мәхәббәте өчебезгә дә җитә. Әниебез безне иртән изге теләкләрен теләп мәктәпкә озата, тәмле ризыклары белән каршы ала. Ә без бит өчебез дә өч төрле ризык яратабыз. Мин бәлеш яратам. Сеңлем - токмач ашы.

Ә кечкенәбезне кәнфит белән дә алдап була. Әни бар эшкә дә җитешә. Әни безнең кәефне күз карашыннан аңлый. Без дә әнигә булышабыз: ул пешергән әйберләрне мактый-мактый ашыйбыз, савытлар юабыз, «бишле» һәм «дүртле» билгеләренә генә укырга тырышабыз. Барлык әниләргә озын гомер телим. Җир йөзендә барлык сабыйларга да әни назын тоеп яшәргә язсын иде. Рамина Каюмова,  5 «В» сыйныфы укучысы

эльвина зайдуллина

Әниләр көне

Әниләр көне – иң матур һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без әниләребезгә мәхәббәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Әни – безнең һәрберебез өчен иң якын һәм кадерле кеше. Ул безне тәрбияли, яхшылыкка өйрәтә һәм һәрвакыт ярдәм итә. Безнең әниләр безне бәхетле итәр өчен күп көч куялар.

Без аларны хөрмәт итәргә, кадерләргә һәм өйдә ярдәм итәргә тиеш. Бу бәйрәмдә мин әнигә чәчәкләр, бүләкләр ясыйм һәм иң матур теләкләрне телим. Мин әниемне бик яратам. Аңа сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм озын-озын гомер телим. Әниләребез һәрвакыт бәхетле булсын! Эльвина Зәйдуллина,  7 «Б» сыйныфы укучысы 

рәмилә гарипова

Әниләр көне турында фикер йөртү

Әниләр көне – чәчәкләр һәм төрле бүләкләр бүләк итү генә түгел, ә чын-чынлап әнигә рәхмәт әйтү көнедер. Аның кайгыртуын без еш кына сизмибез дә, чөнки ул вак әйберләрдә: җылы иртәнге ашта, борчылып шалтыратуда. Нәкъ менә шундый вак-төяктән әнинең көндәлек хезмәте, баласына мәхәббәте оеша да инде.

Гадәти булган көннәрдә без еш кына: «Соңрак әйтермен, аннары...», – дип уйлыйбыз. Ул рәхмәт тантаналы көндә генә түгел, гадәти көннәрдә дә мөһим. Әнигә җылы сүзләр сөйләгәндә, без аңа шатлык бүләк итәбез, шул ук вакытта якыннарыбызга карата игътибарлырак һәм шәфкатьлерәк булырга өйрәнәбез.

Әниләр көне иң төп нәрсәне – мәхәббәтне һәм янәшәдә булган кешеләргә карата рәхмәт хисләрен онытмаска куша кебек. Рәхмәт бер тапкыр котлаганда гына түгел, ә гадәткә әйләнсен иде. Әнигә бәхетле булу өчен күп кирәкми бит: аны бәйрәмдә генә түгел, ә көн дә яратсалар, кадерләсәләр һәм һәрчак истә тотсалар, шул иң мөһиме. Рамина Гарипова,  7 «Б» сыйныфы укучысы