Ирекле авылында яшәүче Эльвира һәм Нил Хәсәншиннар да гаилә дигән изге төшенчәнең кадерен белеп, җылы учакны саклап, яклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче пар. Аларның бергә гаилә корып яши башлауларына 14 ел булган икән.
Нил
Нил үзе Иске Михайловкада туып үскән егет. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. – Авылда туып үскәнгәдер инде, җирдә эшләргә, терлекләр асрарга яратам. Үзебезнең ихатада да сыер асрыйбыз, казлар, тавыклар тотабыз.

Мин көн дә иртәнге алтыда эшкә чыгып китәм, өлгергән чакта, малларны үзем карыйм, өлгермәсәм, Эльвирага карарга туры килә. Хатыным бик тырыш, бик булган хуҗабикә – бәлешен дә сала, өчпочмагын да пешерә. Йортта ашарга пешкән, балаларның өсте бөтен, тамаклары тук икән – күңел тыныч. Яшәү мәгънәсе дә балаларда бит, - дип елмая Нил Хәсәншин.
Эльвира үзе Новони-кольскидан булып чыкты. Нил белән ничек танышуын, ничек гаилә коруларын сөйләде.

– Безне дуслар таныштырды. Баштарак телефон аша сөйләшеп тордык, аннан соң инде очраша башладык. Без бик озак шулай очрашып йөрдек. Ул вакытта минем беренче никахтан туган кызыма ике яшь кенә иде әле. Шулай да бер-беребезне ошаттык.
Аннан соң инде законлы гаилә мөнәсәбәтләренә кердек. Гаиләбездә биш бала булыр дип уйламаган да идек. Шулай да мин үзем ишле гаиләдә үстем, шуңа күрә дә күп балалы гаиләдә тәрбияләнүнең нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Бүген олы кызыбызга 16 яшь, ә иң кечесенә 1 яшь тә 3 ай. Әле игезәк балаларыбыз да бар. Игезәкләр тууы Ходайның бер бүләге булды инде. Менә шундый зур, шау-шулы, мини-хаослы гаилә без (көлә).
Көндәлек график шундый – мәктәптән кайту белән балалар дәрес карарга утыралар, олыраклары кечерәкләренә булышалар. Алга таба инде йорт эшләрен бүлешеп башкаралар. Бу яктан да бернинди дә кыенлыклар юк. Ял вакытларында җыелышып табигатькә чыгабыз, шәһәргә барабыз. Теләсәк тә, барыбыз да бер машинага сыеп бетә алмыйбыз, күбрәк шул чиратлашып йөрибез инде, – ди Эльвира Хәсәншина.

Яшәү мәгънәсе гаиләдә
– Яшәүнең бөтен мәгънәсе бер-береңә терәк булуда, дус-тату гаиләдә, тәрбияле балалар үстерүдә дип саныйм мин. Тормыш дигәнең утларга да сала, күкләргә дә күтәрә, шуңа да янәшәңдә Эльвира кебек ышанычлы тылың, терәк-калканың булуы кирәктер. Безнең гаиләнең бәхетен балалар тулыландыра. Иң мөһиме – түземлек, сабырлык дим инде мин.
Шулай менә үз йортыбызны булдырып, тырышып, тырмашып, киләчәккә зур өметләр баглап гомер кичерәбез. Ишле гаиләдә үскән балалар аеруча туган җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел була диләр. Безнең сабыйлар да шундый булыр дип өметләнәбез, – дип өстәде гаилә башлыгы.
Шулай, гаиләдә ир-атка тормыш дилбегәсен нык тоту вазифасы йөкләнсә, әни кешегә балаларына күркәм тәрбия үрнәкләрен күчерү бурычы куела. Дөрес тәрбия - әти-әнинең балаларына тапшырачак иң зур байлыгы. Эльвира һәм Нил Хәсәншиннар да әлеге бурычларын ахырына кадәр уңышлы гына башкарып чыгарлар дип ышанабыз. Резеда Исмәгыйлева