Сезонлы һәм җитди авыру
Җәмгыять

Сезонлы һәм җитди авыру

Көзен гадәттәгечә бөер синдромы белән геморрагик бизгәк авыруы йоктыручылар арта.

Кимерүчеләр тарата

Әлмәт җирлегендә инфекциянең төп таратучылары – җирән кыр һәм урман тычканнары. Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә бүгенге көндә диагнозы расланган алты пациент дәвалану уза. Аларның барысының да чирне йоктыру чыганаклары төрле, шуңа күрә сүз авыруның сезонлы үсеше турында бара.

Еш кына кеше тычкан бизгәген вирус белән зарарланган тузан сулаганда, шулай ук кимерүчеләр пычраткан су, азык-төлек продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланганда йоктыра. Авыру күпчелек очракта авыл хуҗалыгы эшләре, урман эшкәртү, бакча һәм бакча кишәрлекләрендә эш иткәндә, урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә килеп чыга.

– Зарарлану мизгеленнән алып авыру башланырга кадәрге чор 7 – 25 көн, уртача 17 көн, сирәк очракларда 40 көн тәшкил итә. Авыруның тән температурасы 38-40 ка кадәр күтәрелә, калтырау, кискен баш авырту, мускулларда сызлану башлана. Йөзнең, муенның өске яртысындагы гиперемия (кызыллану) күзәтелә. Күзләр кызара, күз күреме начарая.

Башлангыч чорда геморрагик бизгәкне грипп белән бик еш бутыйлар. Кайбер очракларда борыннан кан китә, бәвелдә кан барлыкка килә. Авырулар корсактагы һәм бил өлкәсендәге авыртуларга зарлана. Сидек күләме кискен кими, авыр очракларда сидек бүлеп чыгару тулысынча туктый. Клиник күренешләрнең җитдилеген һәм авыруның авырлыгын исәпкә алып, бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручыларны дәвалау хастаханә шартларында башкарылырга тиеш.

тычкан синең тараталар кимерүчеләр

Беренче билгеләре

Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип кисәтә үзәк район хастаханәсе табиблары.

Зарарлануны кисәтү максатларында профилактик чаралар уздыруны тәэмин итү зарур. Бакча, ярдәмче биналарны, гаражларны, базларны җыештырганда 4 катлы бәйләвеч марля һәм резин перчаткалар кияргә кирәк. Чирне йоктырмас өчен ишегалдындагы тычкан, күсе ияләшә торган урыннарны даими тазартырга, аеруча чүплекләрдән котылырга кирәк. Агу куеп та кимерүчеләрдән котылырга мөмкин.

Тычканнар бигрәк тә кеше яшәмәгән биналарны, ышык урыннарны сайлый. Шуңа да озак вакыт ябык торган биналарны, ишекләрен ачып куеп, озаклап җилләтү, урын-җир әйберләрен исә 3-5 сәгать дәвамында кояшта киптерү зарур. Берүк, үзегезне саклагыз. Сәламәт булыйк.Резеда Исмәгыйлева