Зур эшләр башкарып та, бу турыда беркайчан да кычкырып йөрмәүче тыйнак шәхесләр була.
- Әлмәтнең танылган төбәкчесе, дистәгә якын китап авторы һәм йөзләгән нәсел агачын торгызган Әлфия Ямаева — нәкъ шундыйлардан.
Матбугатта язмалары, шәҗәрәи карталары, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә генә түгел, Самара төбәгендә дә урын алып тора. Юк, анысын да газета-журнал актарынып утырмасаң, белми дә каласың.
Милләтен, туган телен җаны-тәне белән яратучы, Әлмәт урамнарын, очрашуларда сәхнәләрне ялтыравыклы калфак, камзуллары белән балкытучы Әлфия Фәрит кызы Ямаеваны күпләр беләдер, мөгаен. Аның өендә һәрвакыт кеше күп була. Уфадан да, Казаннан да килә аңа кунак. Шәҗәрәләрен туздырып җибәрә дә...
Әнисе башлаган юлны дәвам итеп
2003 елда Әлмәт язучылар бүлегенә кара костюм-юбкадан бер апа килеп керде. Разыя апа Рәфыйкова булып чыкты ул. Мөгаллимә кеше китап яза икән. Аның белән озак аралаштым әле мин. Китап язуда ярдәмем тимәсә дә, ул минем янга еш кереп йөрде. Озак итеп сөйләшеп утыра идек. Хәзер исем китеп уйлыйм, нәрсә берләштерде икән мине Разыя апа белән... Тарих, төбәк, китапмы?
Вакытлар үтеп, Разыя апа күренми башлагач, хәлен дә белеп кайтырмын дип телефон номерын җыеп шалтыратсам, «Хәле бик авыр», – диделәр. Барып хәлен белдем. Икенче көнне Разыя апа бакыйлыкка күчкән. Кызы Әлфия белән шул көннән бирле аралашабыз. Сүзем дә аның турында.

Гаилә бәхете һәм хезмәт еллары
Әлфия ханым 1951 елның 16 октябрендә Ташкент шәһәрендә туа. Әлмәт шәһәрендә үсә, 1 нче мәктәпне тәмамлый. Аннан соң төзүчеләр институтында (КИСИ) укып, төзүче-инженер белгечлеге ала. Институтта укыганда классташы Ямаев Ильяс белән тормыш корып җибәрәләр.
Әлмәтлеләр 40 ел врач-рентгенолог, оста җырчы, киң холыклы, ачык йөзле Ямаевны хәтерлиләрдер. Алар 44 ел матур, ил-көнгә үрнәк гаилә булып яшәп, ике кыз үстерәләр. Дүрт онык, бер оныкчыклары бар. Олы кызлары эшмәкәр, чит илдә яши. Икенче кызлары Чаллы шәһәрендә балалар бакчасында мөдир вазифасын башкара.
«Ильясны җирләгәндә ярты Әлмәт килде», – дип искә ала ул. Ел әйләнәсендә зираттан кайтмый да. Әнисе Разыя апаның, иренең, вафат булган туганнарының каберен карап, буяп, чүбен чистартып, гөлләр утыртып, хәтта кышын кардан арындырып тора. Дога укып кайта. Институтны тәмамлап Әлмәткә кайткач, Әлфия 25 ел Мәскәү проект институтының Әлмәт бүлегендә хезмәт итә: инженер, конструктор, бүлек җитәкчесе була. Ун елдан артык «Татнефтеотдача»ның ОКСында проектлар белән эшли.

15 мең кешелек нәсел агачы
«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк» дигән гыйбарә бар. Һәр кеше үз тарихын белергә тиеш. Җиде буын бабаңны белү зарур дип тә өстик әле. Туган як тарихын өйрәнүче Әлфия Ямаева 2000 елдан шәҗәрәләр ясый. 2014 елдан Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Бөтендөнья татар төбәкчеләре» иҗтимагый оешмасы әгъзасы ул. Төрле форумнарда, конференцияләрдә катнашып, чыгышлар ясый, газета-журналларга мәкаләләр яза.
Бу эшкә алынган күпләргә: «Тормышың мәгънәлерәк, тулырак булсын өчен әби-бабаларыңның каян килеп чыгышларын өйрәнергә кирәк!», – ди. Шәҗәрә төзү өчен гаять күп вакыт, тырышлык таләп ителүе турында һәр очрашкан саен әйтеп тора. Эшне кайдан башларга, ничек һәм кайдан мәгълүмат эзләргә кирәклеген аңлата.
Ире Ильяс белән 2000 елдан алып Югары Чыршылы авылы мәчетендә Корбан, җәй көне Шәҗәрә бәйрәмнәре оештырып башлаган булсалар, ире вафатына инде 10 елдан артып китсә дә, Әлфия бу изге гамәлен дәвам итә. Авыл халкы белән элемтәсен өзми. Чыршылы авылында 300 ел эчендә 12-14 буынга 15 мең кеше яшәгән. Әлфия шуларның һәрберсенең нәсел агачларын төзегән.
Шулай ук ул Р. Фәхреддин (8000), шагыйрь Г. Утыз Имәни (3000), Г. Ахун һәм Ф. Кәрими (1300), Туйкиннарның шәҗәрәләрен ясаган. Ә тарихчы Альбин Вәлиев белән Һ. Атласи һәм академиклар Индус һәм Энгель Таһировларның нәсел агачларын бергә төзегәннәр.
Бүген Әлфия Ямаева шундый 10 китап авторы. Үзенең юбилеена бүләк итеп 300 шәҗәрә ясаган оста белгеч. Һади Атласи һәм Утыз Имәни премияләре иясе, хезмәт ветераны. Оста кулда ут уйный, димәсләр иде. Эшең дәвамлы булсын, илһамлы көзләр сиңа, дустым! Миңзифа Әхмәтшина, язучы