Әлмәтлеләрне ат спорты буенча «Яңа ел» кубогына чакыралар
Спорт

Әлмәтлеләрне ат спорты буенча «Яңа ел» кубогына чакыралар

Тамашачылар өчен чара бушлай.

Әлмәттә 3 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр «Яңа Ел кубогы» кысаларында ат спорты буенча ярышлар узачак. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Турнир Әлмәтнең ат спорты мәктәбе базасында узачак.

· 3 декабрь, 09:00;

· 5 декабрь, 09:00 конкур (каршылыкларны җиңү);

· 5 декабрь, 12:00 - тантаналы ачылыш.

Барлык шәһәр халкын һәм кунакларны килергә һәм спортчыларга ярдәм итәргә чакыралар. Тамашачылар өчен керү бушлай.