Әлмәт районында СНТда чүплекне бетерделәр
Экология

Әлмәт районында СНТда чүплекне бетерделәр

Территорияне чүп-чардан чистарттылар.

Әлмәт районында 325 квадрат метрдан артык мәйданлы законсыз чүплек бетерелде. Экология министрлыгы инспекторлары «Слива» СНТ территориясендә эре габаритлы чүп-чар һәм төзелеш калдыклары тапкан.

  • Район башкарма комитетына хокук бозуларны булдырмау турында кисәтү ясалды. Хәзерге вакытта пычрану тулысынча бетерелгән, территория чүп-чардан чистартылган.