Юридик зат Әлмәт районында авыл хуҗалыгы җирләрен бозган өчен ике млн сумга якын штраф түләячәк
Экология

Юридик зат Әлмәт районында авыл хуҗалыгы җирләрен бозган өчен ике млн сумга якын штраф түләячәк

Хокук бозуны Новоникольск авыл җирлегендә ачыклаганнар.

  • Юридик затны Әлмәт районында авыл хуҗалыгы җирләрен бозган өчен 2 миллион сумга якын түләргә мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта ТР экология министрлыгы хәбәр итә. Компания Новоникольск авыл җирлегендә 948 квадрат метр мәйданда туфракның уңдырышлы катламын законсыз рәвештә юдырган.

Хокук бозуны аөньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары теркәгән, шуннан соң материалларны табигатьне саклау прокуратурасына һәм Россельхознадзорга тапшырганнар. Ведомстволар хокук бозучыга карата дәгъва биргәннәр.
Әлмәт суды прокуратура таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде. Хәзер компания 1 млн 953 мең сум күләмендә зыянны капларга тиеш.