Татарстанның халык артисты ИлСаф Инстаграмында күптән башкарган «Яз да димә, көз дә димә» җырын урнаштырды. Җырчы үзе әйтеп үткәнчә, ул аны 24 ел элек башкарган.
Җырның авторлары - Әлмәтнеке. Нур Әхмәдиев сүзләренә Роберт Андреев көй язган.
Хәзер бу җырын ИлСаф Айсылу Габдинова белән дуэтта башкара.
«Бик кадерле җырым. Хәтерлисезме бу җырны? Җырның бу варианты ошыймы?» - дип мөрәҗәгать итә ИлСаф инста-дусларына.
Фото:скриншот Инстаграм