Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда Бөек Ватан сугышына һәм фидакарь хезмәт ияләренә багышланган экспозицияләр аерым урын алып тора
Төрле чаралар үткәрелә
Музейда сугыштан кайтмый калганнарны искә алу максаты белән «Алар безнең күңелләребездә мәңге яши» исеме астында чаралар да даими үткәрелеп килә.
Авыл кешеләренең кайберләре Ленинградны яклаганда, икенчеләре Сталинградны фашистлардан азат иткәндә һәм Днепрны кичкәндә, Мәскәүне саклаганда батырларча һәлак булганнар. Алар үзләре кайта алмасалар да, каһарманнарның иптәшләре сугыш кырыннан алып кайткан әйберләр бүгенге көндә музейда кадерләп саклана.
– Мондый истәлекле экспонатларны кулга тотып караганда аларда тарих үзе сакланадыр кебек тоела, – ди музей хезмәткәрләре.
Бөек Ватан сугышы халкыбыз өчен иң кырыс сынау булды. Җиңү фронтларда да, зур илнең тылында да яуланды. Фронттагы солдатлар һәм тылдагы эшчеләр белән бергә сугыш җырлары да сафка басты. Ул халыкка дошманга каршы торырга һәм җиңәргә ярдәм итте, совет кешесенең рухын сындырырга мөмкинлек бирми торган дәһшәтле коралга әверелде.

Җырларда фронт тормышы
Җырлар фронтта һәм тылда барган барлык вакыйгаларны якты чагылдыра, күңелләрне җылыта, батырлыкка өнди. Кайвакыт алар патриотлык, солдат дуслыгы һәм мәхәббәт турында политруклардан яхшырак сөйлиләр.
Гармун – сугышчыларның аерылмас дустына әверелә. Ул һәр солдатның рухын күтәрергә булышкан.
Һәр ротаның үз гармунчысы булган. Ял минутларында солдат гармунын кулына ала һәм фронт җырларын уйный — бу кәефне күтәрә, көч һәм дәрт өсти. Кечкенә, җиңел, уңайлы гармун ял итү урыннарында һәм партизан отрядларында яраткан һәм алыштыргысыз уен коралына әверелә.
Елховой музеенда музыка турында күргәзмә эшли
Елховой авыл тарихы музеенда да «Фронтта музыка» исемле күргәзмә эшли. Музей фондында 1920 елларда Германиядә җитештерелгән аккордеон бар. Бу аккордеон Бөек Ватан сугышында катнашкан лейтенант Миңгата Сөнгатуллинныкы булган. Үз хуҗасы белән бергә ул сугыш юлларын үткән, Сандомир плацдармындагы каты бәрелешләрнең шаһиты булган.

Бу иске аккордеонның күпме вакыйга «ишеткәнен» бүген күз алдына китерүе дә кыен. Бәлки аның моңы авыр сугыштан соңгы ял минутларында яңгырагандыр. Бәлки, солдатлар аңа кушылып туган як турында җырлаганнардыр, ә күңелләре белән ерактагы гаиләләре янына кайтканнардыр.
Дистәләрчә еллар узган. Бүген бу аккордеон фронт учагы янында яңгырамый. Әмма ул һаман да үз тарихын сөйли — кеше язмышы, сугыш, хәтер һәм иң авыр вакытларда да яшәргә көч биргән музыка турындагы тарихны. Аккордеон музейга 1968 елда тапшырылган.
Биредә шулай ук сугыш ветераны Миңнегалим Шәйхетдиновның авыз гармуны да саклана. Каһарман аны разведка вакытында үз отряды белән немецларны тар-мар иткән вакытында блиндаждан корал белән бергә алып чыккан булган.
Һәр экспонат тарихның бер мизгелен чагылдыра
Шулай, музейдагы һәр экспонатның үз урыны, үз тарихы бар. Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музееның фонды да елдан-ел тарихи экспонатлар белән тулылана бара. Бу бай мирас безнең барыбыз өчен дә бәя биреп бетергесез байлык, чөнки ул авыл һәм район тарихын, аның геройларының һәм фидакарь хезмәт ияләренең данын еракларга танытучы һәм гади кешеләре турындагы истәлекләрне саклаучы булып тора.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде