Ләкин идарәче компанияләр дә, экологлар да әлеге проблемаларга бармак аша карый бирделәр.
Хәзер инде көз җитте – җәй дәвамында чабылмаган чүп үлән кеше биеклегеннән дә зур булып үскәннән соң, корып, кипте, ә тигәнәкләр чәчәк атты, хәзер алар алабуталар белән бергә орлык очыралар. Мисал өчен Төзүчеләр проспектындагы 19, 23, 27, 29 нчы торак йортлар каршындагы биләмәләрдә нәкъ менә шундый хәл күзәтелеп килде. Без бу турыда газетабызда берничә мәртәбә язып та чыккан идек инде.
Ниһаять, сентябрь уртасы җиткәч, төгәлрәге узган атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә, әлеге йортлар тирәсендәге балалар мәйданчыгы каршындагы биләмәләрне буеннан буена дүртәр триммер белән чабып чыктылар. Ике көн дәвамында үлән белән күтәрелгән комлы тузанга биредә яшәүчеләр башта аптырап, аннан куанып карап тордылар дип тә әйтергә була.

Ни өчен коммунальчылар көз җиткәнен көткәннәр – халык әле дә аңламый. Әлеге санап кителгән йортларда яшәүчеләр триммерлар гөрелтесенең дәвамын алдагы көннәрдә дә көттеләр, чөнки чабылмаган территорияләр байтак калган әле. Мисал өчен Төзүчеләр проспектындагы 19 нчы йортның, Ленин урамындагы 108, 110 нчы йортларның каршысындагы ялан кадәрле биләмәләр быел бер тапкыр да чабылмады һәм биредә бүген кеше биеклеге чүп үлән җәйрәп ята, куе үлән арасы чүп-чар белән тулган. Халык бигрәк тә шушы биләмәләргә игътибар итүне сорады, тик әлегә эш башланганы күренми.
Шәһәрнең үзәк урамнары да корыган агачлар белән тулган, ишегалларында киселгән агач ботаклары, түмәрләр аунап ята. Нефтьчеләр башкаласын мондый күренешләр бер дә бизәми. Җаваплы җитәкчеләргә урамнарга рейд белән чыгарга, я булмаса халык гозерләренә колак салырга киңәш итәргә генә кала.
Үзәк урамнарда вәгъдә ителгән купшы, зәвыклы чәчәк түтәлләре дә булмады. Күрше калалардан үрнәк алып, урамнарга катлы-катлы заманча вазоннар урнаштыру, җәйдән алып көзгә кадәр чәчәк ата торган гөлләр утырту турында да уйланырга вакыттыр, чөнки әлмәтлеләр үзләре яшәгән каланы матур, каралган һәм чиста итеп күрәселәре килә. Алдагы елда болар барысы да булыр әле, дип ышанып калабыз. Резеда Исмәгыйлева