Көзге ярминкәләрне шәһәр халкы ел да түземсезлек белән көтеп ала.
Чагыштырмача арзан бәя белән азык-төлек запасын тулыландырып калу мөм-кинлеген беркемнең дә кулыннан ычкындырасы килми. Беренче ярминкә Өлкәннәр көне уңаеннан 3 октябрьдә Үзәк базар биләмәләре янындагы зур
мәйданда узачак. Сату итү иртәнге 7.00 сәгатьтә башланачак һәм көндезге 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Быелгы ярминкәләр дә азык-төлеккә, яшелчәләргә мул булыр дип көтелә. Әлмәт җитештерүчеләреннән тыш бирегә күрше районнардан да фермерлар, эшмәкәрләр киләчәк. Шул рәвешле иллеләп җитештерүче үз продукциясен сату мөмкинлегенә ия булачак.
Базарга шәһәр халкы нигездә ит, бәрәңге, сөт продукциясе һәм яшелчә алырга килә. Ярминкә барышында әлеге төр азык-төлек мул һәм киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк. Мөслим районы җитештерүчеләре елдагыча кош-корт ите алып киләчәкләр. Чирмешәнлеләр әлмәтлеләрне хәләл сыер ите белән куандырачак.
«Яшелчә үзәне» кәбестәсен дә, җиләк-җимешен дә алып чыгарга вәгъдә биргән. Түбән Камадан алып килгән казылык һәм деликатесларны, Бөгелмәдән алып килгән алманы һәм балны, Әлмәттә җитештерелгән май һәм сырларны быел да халык бик яратып алыр дип ышанып кала ярминкәне оештыручылар.
Районның үзешчән коллективлары да чарадан читтә калмаячак, ярминкәгә бәйрәм төсе өстәп, мәйданны моңлы да, дәртле дә җырларга күмәчәк. Ярминкәләр октябрь аеннан башлап һәрбер шимбәдә узачак, килми калмагыз. РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА