Аның төп максаты-Ризаэддин Фәхреддиннең рухи һәм әдәби мирасына игътибарны җәлеп итү, аның китабының әхлакый сабакларын аңлау һәм татар халкының мәдәни традицияләрен саклау.
- 17 сентябрьдә Әлмәт ислам мәдәни-агарту үзәгендә күренекле татар мәгърифәтчесе әсәренә багышланган конференция узды.
Чара "Татнефть" хәйрия фондының "Рухият" программасы кысаларында узды. Анда җәмәгатьчелек вәкилләре, педагоглар, китапханә һәм музей хезмәткәрләре катнашты. Сәламләү сүзе белән Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова, Татарстан Республикасының көнчыгыш өлеше казые, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, шулай ук Уфадан килгән кунаклар чыгыш ясады. Җыелганнар алдында галимнәр һәм мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясады, ә гимназия укучылары китаптан афоризмнар укыды.
Конференция тәмамлангач, кунаклар өчен мәчет буйлап экскурсия үткәрелде һәм Ризаэддин Фәхреддин музее экспонатлары күргәзмәсе оештырылды.