Җылыту сезоны башланырга торган чорда җәй буена «сузылып» йөргән кайбер идарәче компанияләргә хәзер эш режимын тизләтергә туры киләчәк
Игътибар үзәгендә – «ЖЭУ-11» идарәче компания.
Күптән түгел Түбән Мактаманың Совет урамындагы 96 нчы, 98 нче, 100 нче торак йортларга Татарстан торак инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Наталья Воронская үзе тикшерү уздырып киткәнлеге билгеле булды. Тикшерү барышында кәгазьдәге отчетның дөреслеккә туры килмәгәнлеге мәгълүм булган.
Әлеге йортларга хезмәт күрсәтүче «ЖЭУ-11» идарәче компания 3 августта ук бу йортларның тулысынча кышкы чорга әзер булуы турында хәбәр иткән булган, ләкин чынлыкта биредә җитешсезлекләрнең күп булуы ачыкланган.
100 нче йорт подвалының торышы гына да нормативлардан ерак булган реаль күренешне ачык күрсәткән. Күгәргән торбаларны, чүп-чар тауларын һәм куе пәрәвезне күрү генә дә ни тора. Әмма иң кызыгы - идарәче компания директорының реакциясе, ди торак инспекторлары. Җитешсезлекләрне тану урынына, ул әлеге хәлдә шушы йортта яшәүчеләрне гаепләгән. Янәсе, алар подвалга керәләр дә чүп-чар тутыралар һәм торбаларга су салалар.
Бу аргумент чынлыкта үз-үзеңне фаш итү кебек яңгырый. Әгәр чит кешеләр тоткарлыксыз подвал буйлап йөри ала икән, идарәче компания законны тупас боза булып чыга түгелме? Техник бүлмәләргә һәм чормаларга керү чит-ят кешеләргә катгый чикләнергә тиеш бит.
Моннан тыш, шундый сорау туа: әзерлек паспортына кул куйганнан соң ай ярым вакыт эчендә генә торбалар тәмам эчерә, ә цоколь коела башлый аламы икән? Күрәсең, августта имзалар куйган комиссия үзе дә бу подвалларга кереп тә карамаган булып чыга түгелме? Идарәче компанияләрнең җитәкчеләренә шуны да истә тоту мөһим – паспорт булмау бер хокук бозу булса, ЖКХ системасына белешмәләрне кертмәү – икенчесе.
Торак инспекторлары идарәче компанияләрне кабаттан кисәтә – әгәр дә әзерлек паспортына кул куелган, ә фактта торак йорттагы тәрәзәләр ватык, отмосткалар юк, цоколь җимерелә яки подвал су белән тула икән – йорт кышка әзер дип саналмый.
Яшәүчеләр актив булырга тиеш
Җылыту сезонына күчү алдыннан торак йортларда яшәүчеләрнең үзләренең дә актив булулары сорала.
– Әгәр дә сез үзегез яшәгән йортның кышка әзер булмавын, ә паспортның «эленеп торуын» күрәсез икән - дәшми калмагыз. Торак инспекциясенә рәсми мөрәҗәгатьләр җибәрегез. Биредә бу документны кем һәм кайчан имзалаганын һичшиксез тикшерәчәкбез, – дип хәбәр итә белгечләр.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, «ЖЭУ-11» идарәче компаниягә алдан әйтелгәннәрдән тыш, 28 сентябрьгә кадәр тагын Заводская урамындагы 6 нчы күп фатирлы торак йортны тәртипкә китерергә туры киләчәк. Биредә инспекторлар ашыгыч рәвештә чаралар күрелергә тиешле берьюлы 14 пунктны ачыклаганнар. Подъездларны косметик ремонтлаудан — стеналарны, түшәмнәрне һәм култыксаларны буяудан, пыялаларны һәм почта тартмаларын алыштырудан алып җитди техник эшләргә кадәр башкарып чыгарга туры киләчәк.
Идарәче компаниягә тамбур ишекләрен һәм идәннәрен ремонтларга, керү юлларын һәм козырекларны тәртипкә китерергә, шулай ук фасад газ үткәргечен буярга кирәклеге дә искәртелгән. Подвалга аерым игътибар: аны чүп-чардан чистартырга, торбаларның агып чыгуын бетерергә һәм су басуның сәбәбен табарга тиешләр. Моннан тыш, подвал биналарының җилләткечләрендә саклагыч жалюзи урнаштыру, йорт яны территориясен тәртипкә китерү һәм үләнне чабу бурычы да куелган.
Торак инспекторлары Совет урамындагы 98 нче торак йортның подвалын тәртипкә китерүгә аерым күрсәтмәләр язып калдырганнар. Торакчылар подвалны киптерергә, җыелган чүп-чарны җыештырырга, дезинфекция һәм дератизация үткәрергә, шулай ук җилләткечкә жалюзия рәшәткәсе куярга тиешләр. Моннан тыш, коммуналь хезмәткәрләргә салкын су торбаларын да карап чыгарга, ремонтларга кирәк булачак. Кыскасы, эшнең исәбе-хисабы юк. Тик нишлисең, таләпләр җитди һәм аларны үтәргә кирәк.
