Укроп орлыгы күп чирләрдән дәва
Мең дә бер киңәш

Укроп орлыгы күп чирләрдән дәва

Тәмле, хуш исле укроп һәр бакчада үсә. Аның орлыгыннан файдалы төнәтмәләр ясарга була.

Ризык эшкәртелү бозылганда, аппетитны яхшырту өчен, тын кысылудан һәм сулыш юллары авыруларыннан укроп орлыгын порошок рәвешендә дә, төнәтмә ясап та файдаланалар. Төнәтмә бәвел кудыргыч буларак та яхшы. Укроп орлыгы какырык, үт бүленеп чыгуны көчәйтә, ашказаны-эчәклек, бавыр, атеросклероз чирләреннән дә дәвалый.

Төнәтмәне 1 өлешкә 10 өлеш су белән ясыйлар: 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнап торган су коялар да суынганчы төнәтәләр һәм шуннан соң сөзәләр. Көнгә 3 мәртәбә 1 әр аш кашыгы эчәләр. 
Күз авырулары булганда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, 20 көн буена көн саен 20 минутка күзләргә ябыгыз. 

Укроп күңел болгануны баса. Ул шикәр чире белән авыручы кешеләргә бик файдалы. Чөнки диабет үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый. Ә укроп әгъзалардагы патологик процессларны тоткарлый, инвалидлыкны кисәтә.

Ул йокысызлыктан булышучы тынычландыргыч чара буларак та файдаланыла. Баш мие атеросклерозыннан, гипер-тониянең башлангыч стадияләреннән, хроник коронар җитешсезлектән, тынычландыргыч буларак, пиелонефрит, цистит һәм бөер-таш авыруларыннан, корсак әгъзалары спазмнарыннан, аппетит һәм азык эшкәртелүне яхшырту өчен, газларны куучы чара буларак та кулланыла.

 


1000советов