Каһарман ярдәм юллаган
Безнең геройлар

Каһарман ярдәм юллаган

Районыбызның битараф булмаган кешеләре, учреждение һәм оешма коллективлары, пенсионерлар махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтүләрен дәвам итәләр.

Фидакарь әлмәтлеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә тиз арада азык-төлек, кием-салым, маскировка челтәрләре, шәхси посылкалар тупланып, МХО зонасына озатыла.

Яшерен-батырын түгел, МХОга кагылышлы тема һәрберебезне борчый, уйландыра, якыннарыбыз турында кайгыртырга һәм кайгырырга мәҗбүр итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Хәрби туганлык» оешмасы якташларыбызның гаиләләре белән һәрдаим тыгыз элемтәдә тора.

Оешма әгъзалары арасында үзләре дә МХО зонасында булып, илебез иминлеген яклаган каһарманнар байтак. Рәмис Сәфәров – шуларның берсе. Каты яралардан соң, ике аягын югалткан герой, үзе дә яу кырындагы хезмәттәшләрен онытмый, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Әле шушы көннәрдә генә МХО ветераны гаиләсе белән берлектә гуманитар ярдәм туплап, аны алгы сызыкка җибәргән.

Каһарман яу кырындагы сугышчыларга нәрсәләр кирәк икәнен бик яхшы белә. Туганнары, якыннары белән бергә ул кирәк-яраклар, азык-төлек һәм медикаментлар җыйган һәм аларны УАЗ машинасына тутырган. Хәрбиләребезгә ярдәмне бүген һәркем күрсәтә ала. Бу игелекле эштә катнашкан Рәмис Сәфәровка, аның гаиләсенә һәм әлмәтлеләргә зур рәхмәт. Резеда Исмәгыйлева. Фото: Юрий Максимов