Әлмәттә сайлаулар быел да бик оешкан төстә, шаулап-гөрләп узды һәм чын бәйрәмгә әверелде.
Районда йөздән артык участок-сайлау комиссиясе эшләде, 150 меңгә якын кеше тавыш бирү хокукына ия булды.
Сайлау участокларында өч көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр музыка яңгырап торды, җырлар тынмады, өлкәннәр дә, яшьләр дә актив рәвештә тавыш бирде. Әлмәтлеләргә өйдә һәм хастаханәләрдә тавыш бирү мөмкинлеге дә тудырылды.
Алай гына да түгел, кайбер сайлау участокларында гриппка каршы прививка да ясатырга мөмкин иде.
«Сайлаулар – халык белән сайлау участокларында очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. ОРВИ һәм грипп йоктыручылар саны әлегә эпидемия чигеннән ким, әмма без инде хәзер үк күмәк иммунитет булдыра башларга тиешбез», – диде бу уңайдан Татарстанның сәламәтлек сак-лау министры Альмир Абашев.
.png)
Тагын шунысын да билгеләп узарга кирәк, Әлмәт районында сайлауларда катнашу гаилә традициясенә әверелде дип тә әйтергә була. Участокларда тавыш бирергә күп балалы гаиләләр, яшь парлар һәм педагогик династияләр бик күп килде. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында милли киемнәрдән килүчеләр дә күп булды, иҗат коллективлары һәм үзешчәннәр халыкны җыр-бию белән куандырды.
18, 19, 20 сентябрь көннәрендә тавыш биргән һәркем беләзек алды. Бу әлмәтлеләр өчен катнашу символы булудан тыш, күңелле бонуслар да бүләк итте. Җәмәгать транспортында халык 20 сентябрь көнне бушлай йөрде. Моннан тыш беләзекле тавыш бирүчеләр республика конкурсында катнаштылар. Әлмәтлеләр арасында бүләк отучылар да байтак булды.
Илебезнең, туган төбә-гебезнең язмышы өчен халыкның актив булуы аеруча куандыра. Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, сайлауларда катнашучыларның саны моннан биш ел элек узган тавыш бирүдә теркәлгән күрсәткечләрне узып киткән булып чыкты. Бу, һичшиксез, куандыра. Татарстанда сайлауда халыкның 76,7 проценты катнашканлыгы, Әлмәт шәһәрен дә кертеп, район буенча килүчеләр саны исә 80,49% тәшкил иткәнлеге мәгълүм булды.
Бердәм федераль округ буенча 10 сәяси партиядән 80 кандидат тавышка куелып, тагын алты партиядән 32 кандидат бер мандатлы алты округ буенча сайлауларда катнашты.
Татарстанда федераль округ буенча беренче нәтиҗәләр игълан ителде:
«Бердәм Россия» – 72,03%
КПРФ – 11,02%
«Новые люди» – 6,87%
ЛДПР – 4,52%
«Справедливая Россия» – 2,16%
«Коммунисты России» – 0,70%
«Партия пенсионеров – 0,68%
«Родина» – 0,42%
«Зеленые» – 0,38%
«Партия прямой демократии» – 0,33%
Район җитәкчелеге әл-мәтлеләргә активлыклары һәм илебезнең киләчәге турында ихлас кайгыртып тавыш бирүдә катнашканнары өчен рәхмәт җиткерде. Участокларның эшен тәэмин итүче сайлау комиссияләре әгъзаларына, күзәтүчеләргә, волонтерларга, хокук саклау органнарына, шәһәр хезмәтләре һәм оешмалары хезмәткәрләренә аерым рәхмәт җиткерелде.