Приставлар Әлмәттәге кафеларның берсен кагыйдәләрне бозган өчен 20 тәүлеккә яптылар
Җинаять һәм җәза

Приставлар Әлмәттәге кафеларның берсен кагыйдәләрне бозган өчен 20 тәүлеккә яптылар

Ишекләрне бикләделәр.

Әлмәттә санитария нормаларын бозу сәбәпле Ватанны саклаучылар урамындагы кафены 20 тәүлеккә яптылар. Суд приставлары бинага керү юлларын мөһерләгәннәр, дип хәбәр итә ТР федераль суд приставлары идарәсе.

  • Оешма администрациясе җитештерүне контрольдә тотмаган, азык-төлеккә документлары булмаган һәм хезмәткәрләрне медицина тикшерүләреннән башка эшкә керткән. Федераль суд приставлары хезмәтенең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре суд карарын үтәделәр.