Театрда яңа 82 нче сезон – “Мәхәббәт” сезоны ачылды
Татар театрының 120 еллыгын билгеләп үтә торган сезонның «Мәхәббәт»ле булуы матур күренеш
Әлмәт театры һәр сезонны ниндидер үз «йөземе» белән ачарга күнеккән. Быелгы ачылыш Әлмәт театры тарихына, аның бай репертуарына нигезләнеп, татар театрына беркадәр күзәтү ясау рәвешендә оештырылды. «Җаны теләгән — елан ите ашаган», диләр бит. Театр сезон ачылышына атын да, кучерын да, Хәмзә баен да тапкан. Хәмзә бай (А. Шаһимәрдәнов) театр каршыннан халыкны куарга никадәрле генә тырышмасын, барыбыр ул дигәнчә барып чыкмады — сезон ачылышына тамашачы залны тутырып килгән иде.
«Бүген театр була, тра-та-та, тра-та-та» дигән исеме үк, ачылышның театр тарихы, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре белән бәйле икәненә ишарә ясый. Алай дисәң, Г. Камалның бу классик спектаклен караган, укыган буын бүген инде әллә ни күп тә түгелдер. Әмма татар театрының юбилей елында ачылышның шул рәвешле эшләнеше бик тә табигый, урынлы һәм күркәм иде.

Быелгы ачылышның сце-нарий авторы да, режиссеры да — актриса һәм драматург Резедә Хәертдинова. Ул театр репертуарындагы һәр спектакльнең «йөземен» генә чүпләп, һәр артистны тамашачы хозурына чыгару җаен тапкан, аларның ка-батланмас талантын нәкъ менә бер учка җыеп бирә алган.Шәхсән мин үзем өчен быелгы сезон ачылышыннан өч артистны яңадан ачтым.
Комик амплуада балкыган Римма Заһидуллина
Тамаша барышында Римма иҗатының моңарчы күпләргә билгесез булган ягы — югары дәрәҗәдәге табигый юмор сәләте бөтен куәтенә балкыды. Аның уенында бернинди ясалмалык яисә арттырып күрсәтү юк. Ул сәхнәдә иркен, рәхәт һәм шулкадәр табигый итеп яши. Гафифәнең һәр сүзе, һәр хәрәкәте залда утыручы тамашачының күңеленә беренче секундлардан ук юл таба. Сәхнәдә үзен тотышы образдагы табигый юморны тагын да тирәнәйтә. Римманың бай мимикасын аерым билгеләп үтәсе килә. Тамашачыны җитди темага уйландыруга караганда, аны табигый рәвештә көлдерү — артисттан бик зур осталык таләп итә торган эш. Римма Заһидуллина бу имтиханны югары дәрәҗәдә тапшырды.

Амплуа чикләрен ватучы Эльмир Нургалиев
Беренче карашка, Эльмир үзенең җитди кыяфәте, тышкы үзенчәлекләре һәм үз-үзен тотышы белән комедия жанрында рольләр башкарырга бик үк охшамаган кебек тоела. Ләкин аның ачылыштагы (Т.Гыйззәтнең «Кыю кызлар» әсәре буенча) уены бу фикерне бөтенләй үзгәртте. Ул сәхнәдә тулы канлы һәм табигый ирониягә бай образ тудырды. Бу исә актерның үз амплуасы чикләрен ничек җиңел вата алуын күрсәтә.
Катлаулы композиция тудырган Айзил Фазлыев
«Кыю кызлар» спектакленнән тәкъдим ителгән өзек тамашачыга Әлмәт театры труппасының искиткеч зур иҗади потенциалга ия булган актерларын тулысы белән күрү мөмкинлеге бирде. Сәхнәдәге ул өчлек — Р. Әхмәдиев, Э. Нургалиев һәм А. Фазлыев — мәшһүр Гайдай комедияләрендәге Ю. Никулин, Г.Вицин, Е.Моргуновлар триосын хәтерләтте. Бу кечкенә генә күренештә чын сәнгать шедевры туды.
Айзил Фазлыев әлеге өзектә үзенең актерлык осталыгын һәм сәләтен югары дәрәҗәдә ачты — минем өченче ачышым нәкъ менә ул булды. А. Фазлыев тудырган образ: сөйләм үзенчәлеге, героеның физик халәте, тышкы кыяфәте, үзенчәлекле йөрешләре һәм хәтта үзенә генә хас көлүе — барысы бергә бербөтен, катлаулы композиция булып җыелды. Бу роль Айзилның эчке пластикасын, характерлы образларны тудырудагы тирән осталыгын тамашачыга яңадан бер кат исбатлады. Ул үзен тулысынча өлгергән, җитлеккән һәм сәхнә кануннарын яхшы белгән актер икәнен раслады.
Алга таба да әлеге артист-ларның кабатланмас талантын күрә, сизә белүче һәм аларны зуррак, катлаулырак рольләрдә тулысынча ача торган үз режиссерлары табылсын иде.

Үрнәк хезмәткә — олы хөрмәт
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән артистлар Резедә Хәертдинова, Лилия Заһидуллина һәм Фаил Сафиуллин, Татарстан Мә-дәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән Ләйсән Әхмәдиева, Алсу Сибгатуллина һәм Ләйсән Заһидуллина бүләкләнделәр.
Театр дөньясында кадерле булган исемле премияләрнең үз хуҗаларын табуы да коллектив өчен зур шатлык.
Театрның иң мәртәбәле «Ел актеры» премиясенә Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов һәм яшь, өметле артист Рамазан Йосыпов лаек дип табылдылар. Гомумән, мактауларга ия булган һәр артистны санап чыгуны максат итеп куймыйм, шуңа да гафу үтенәм.

Коллективны тантаналы рәвештә котларга Әлмәт районы башлыгы урынбасары Р.З. Закиров һәм «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Э. Ө. Газизова килгәннәр иде. Гомумән, Әлмәт театры һәрдаим шәһәр җитәкчелегенең һәм «Татнефть» компаниясенең зур ярдәмен, игътибарын тоеп яши һәм аларга чиксез рәхмәтле. Тик шул ук вакытта күңелдә кечкенә генә бер теләк тә туа: олы кунаклар, дәрәҗәле җитәкчеләр татар театры сәхнәсенә чыгып, татарча да нотык сөйләргә өйрәнсәләр, бу бәйрәмгә нур өстенә нур булыр иде дә бит... Кем белә, дөнья бит әле бу, бәлки киләчәктә бу теләгебез дә тормышка ашар.
- Театр үз тамашачысына онытылмаслык бәйрәм ясап, «Мәхәббәт»ле яңа сезонны ачып җибәрде. Хәерле сәгатьтә, яраткан театрыбыз! Рәфкать Шаһиев
«Кыю кызлар» спектакленнән тәкъдим ителгән өзек тамашачыга Әлмәт театры труппасының искиткеч зур иҗади потенциалга ия булган актерларын тулысы белән күрү мөмкинлеге бирде. Сәхнәдәге ул өчлек — Р. Әхмәдиев, Э. Нургалиев һәм А. Фазлыев — мәшһүр Гайдай комедияләрендәге Ю. Никулин, Г.Вицин, Е.Моргуновлар триосын хәтерләтте. Бу кечкенә генә күренештә чын сәнгать шедевры туды.