Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Фейерверк яратучылар игътибарына!

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Ул 19 декабрьдә кертелде һәм Яңа ел каникуллары буена дәвам итәчәк.

Аның кысаларында янгын сагы инспекторлары пиротехника сату нокталары буйлап рейдлар үткәрәләр. Ә 31 декабрьдән барлык службалар көчәйтелгән режимга күчереләчәк.

Янгынга каршы көрәшүче белгечләр сөйләвенә караганда, соңгы ике-өч елда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен күбрәк сатып алучылар боза икән. Ә пиротехник эшләнмәләр сатучылар бөтен таләпләрне дә үтәргә тырышалар.

Узган ел янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда пиротехник эшләнмәләр сатучылар арасында таләпләрне бозучылар ачыкланмаган. Ә менә фейерверк яратучы 5 кешегә штраф салынган. Аның күләме 2 меңнән алып 4 меңгә кадәр тәшкил иткән.

Шундый очракларның берсе былтыр Урсалыда булган. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Илнур Хаҗиев сөйләвенә караганда, курантлар сугар вакыт җитеп килгәндә аларны ярдәмгә чакырганнар. Баксаң, «ут очыртырга» яратучылар инструкция буенча эш итмичә, фейерверк-ны ышанычлы итеп урнаштырмаганнар. Беренче залптан соң ул бер якка авышкан һәм аннан соңгы зарядлар йорт түбәсенә ата башлаган. Түбәгә ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килеп җитеп утны сүндергәннәр. Шәхси сектор булуга карамастан, йорт хуҗаларына 2 мең сум штраф та түләргә туры килгән әле.

Быел махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 10 меңнән алып 20 меңгә, вазифаи затларга 30 меңнән алып 60 мең сумга, юридик затларга 800 мең сумга кадәр штраф каралган.

Хәзерге вакытта Әлмәт территориясендә фейерверклар куллану өчен дүрт мәйданчык күздә тотылган. Болар - шәһәр күле һәм сусаклагыч (бозның калынлыгы 7-10 см булуы шарт), «Юбилейный» Спорт сарае артында футбол кыры янындагы стоянка, Әминов белән Гафиятуллин урамы чатындагы бушлык. Иң мөһиме - сез салют очыртырга җыенган җирдә торак йортлар һәм инфраструктура объектларының булмавы. Игътибарыгызга шуны да җиткерәбез, быел Әлмәттә бәйрәм салюты булмаячак.

Гөлфия Ханова әзерләде  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса